Дин
29 декабрь 2023, 23:00

Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә

Коръәндә Аллаһы Тәгалә үзенә беркемне дә тиңдәш итмәскә, үзенә генә гыйбадәт кылырга  кушканнан соң, бездән әти-әниләргә яхшылык эшләүне, аларны ихтирам итүне һәм аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булуны таләп итә.

“Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз. Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез... Аллаһы тәкәббер, мактанчык булучыны сөймәс!” (Коръән , “Ан-Ниса” сүрәсе, 36нчы аять). Бу Исламда ата-аналарны хөрмәтләүнең никадәр югары дәрәҗәдә бәяләнүен күрсәтә.                                                                                                      (Дәвамы бар).

Лира Гафиуллина.

Автор:
Читайте нас