

Ислам дине кешенең тормышын төрле яктан бизәп тора. Ул мөселманнарны зәгыйфьләргә карата шәфкать күрсәтергә, ярлыларга хәер-фатиха бирергә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, үз гаиләсе турында кайгыртырга, җәберләүгә яки авыр хәлгә эләккәннәргә ярдәм итәргә өйрәтә. Ул безне әти-әниләрне ихтирам итәргә дә, дусларыбыны һәм хезмәттәшләребезне хөрмәтләргә дә, абыйлар һәм апаларыбызга карата да үзебезне яхшы тотарга өйрәтә. Коръәндә күп аятьләр ата-аналарны ихтирам итүне, аларга карата игелекле гамәлләр кылуны таләп итә. Хәтта ата-аналар динсез булсалар да, Коръән алар белән яхшы, әдәпле һәм алар белән дустанә, ихтирамлы мөнәсәбәтләрне саклауны таләп итә.
(Дәвамы бар).
Лира Гафиуллина.