Дин
6 декабрь 2023, 08:33

Үрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәк

Мөһәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм беркайчан да читләрнең кимчелекләре турында турыдан-туры сөйләмәде. Гадәттә, ул кешеләрне төзәтер өчен: “Кайберәүләр шулай эшли”, — дип әйтә торган иде.

Үрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәкҮрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәк
Үрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәк

                   Түземлелеге һәм гафу итүе

         Сөекле Пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи вә сәлләм ягымлы һәм йомшак холыклы булган. Аллаһы Тәгалә аны Коръәндә шундый сүзләр белән тасвирлый: «Аллаһның мәрхәмәте белән син аларга карата йомшак идең. Әгәр дә син тупас һәм каты күңелле булсаң, алар сине ташлап китәрләр иде. Гафу ит аларны, аларга ярлыкау сора, эштә алар белән киңәшләш! Әгәр берәр эш эшләргә карар итсәң, Аллаһка тәвәкәллә. Хакыйкатьтә Аллаһ тәвәккәл кылучыларны сөя». (Коръән, "Гыймран гаиләсе" сүрәсе, 3:159). Пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи вә сәлләм янында яшәгән һәм аның янында үскән Әнәс ибн Малик, Аллаһ аңардан риза булсын: “Ул миңа бер тапкыр да «уф» дип әйтмәде”, - дигән.

 Ул беркайчан да аңа бүләк бирүдән канәгатьсезлек белдермәде һәм бүләк биргәнне яхшылык белән искә алды.

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас