Без үткән гасырда туып-үстек, ул вакытта дини мәгълүмат чикле иде. Без үсүгә дингә кагылышлы каты чикләүләр йомшарды. Тик мәчет манарасын кистерүгә каршылык күрсәткәне өчен абыемны бригадир вазифасыннан төшерделәр. Бер танышым, миннән бер ун елга олырак ханым башлангыч мәктәптә сыйныфлары белән ашаганнан соң “Аллаһу әкбәр“ дип әйткәннәре өчен озак итеп сыйныф җитәкчесе бастырып тотканын сөйләде. Зур әниләр, зур әтиләрдән күреп, алар артыннан кабатлау иде бу.
Алтынчы сыйныфта “Урта гасырлар тарихы” китабын укыганда, хәтеремә уелып калган “Правитель Аравии Магомет” дигән җөмлә. Бәләкәй чакта исеме гадәти булмаганга күрә әле дә шул биттә бу исем ныграк чагылган кебек. Ул исем бездә татарча Мөхәммәд булып, күп таралган. Пәйгамбәребез Мәхәммәд саллаллаһү гәләйһи вә сәлләм белән беренче танышуым шунда булган. “Ляя иляһе илляя аллаһы мөхәммәд расүүлюллаһ”ны әйткәннән соң да аның дәрәҗәсенә бик төшенеп бетә алмыйбыз әле. Безнең пәйгамбәребез(с.г.в.) нинди булган, ул ниләр эшләгән, нәрсәләр кичергән? Кем булган ул? Менә кемнән үрнәкләр алырга тиешбез!
Лира Гафиуллина.
Дәвамы бар.