Дин
11 октябрь 2023, 00:00

Балаларның әхлагын бозарга мөмкин булган нәрсә

Балаларны аларның әхлагын бозарга мөмкин булган бар нәрсәдән аерып ал.

Балаларның әхлагын бозарга мөмкин булган  нәрсәБалаларның әхлагын бозарга мөмкин булган  нәрсә
Балаларның әхлагын бозарга мөмкин булган нәрсә

 

Балаларны тәрбияләүдә ярдәм итә торган икенче нәрсә - әхлак бозуы мөмкин булган нәрсәләрдән балаларны ераклаштыру: бу ниндидер фильмнар яки тапшырулар, яки ниндидер начар сүзләр тыңлау, яки ниндидер начар күренешләр, яки ниндидер рәсемнәр карау.

Мультфильмнар искәрмә түгел. Күпләр: “Мультфильмнар - балалар өчен махсус, бернинди куркыныч та юк, бу бит ниндидер фильм түгел”, - диләр. Һәм әни 100 яки 200 мультфильм булган ниндидер диск сатып ала, аны кабызып куя һәм үз эшләре белән шөгыльләнергә китә. Бала бер-ике сәгать утыра, бу мультикларны бер-бер артлы карый. Ә анда, бу мультикларда, бик күп начарлыклар салынган.

Шулай ук Интернетка да игътибар итәргә кирәк. Бигрәк тә безнең көннәрдә - зур проблема.

Лира Гафиуллина.

Автор:
Читайте нас