

Иң элек, намаз мәсьәләсен аңлатып бир, намазның никадәр мөһим икәнен сөйлә, аңа дога кылырга кирәклеген әйт һәм намазга өйрәт. Балаң намаз укыганда, сиңа моның өчен бүләк язылачак . Әгәр дә бу бала соңыннан, үз чиратында, баласын өйрәтсә, сиңа тагы да бүләк язылыр, син сәбәпче булуын өчен.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән:
“Җиде яшь тулгач, балаларыгызга намаз кылырга боерыгыз, аларга ун ел тулгач, намаз укытыгыз һәм аларның ятакларын бүлегез”.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:
«Гаиләңә намаз кылырга һәм ныклык, сабырлык күрсәтергә куш».
Коръән, “Та Ха” сүрәсе, 20:132
Намаз – Аллаһның безгә боерыгы, шөкерләр итеп Аңа башларыбызны иябез.
Бу доньяда дөрес юллар табып, Аллаһның нигьмәтләренә ирешү өчен дога кылабыз.
Лира Гафиуллина.