Дин
3 август 2023, 08:25

Вафат булган кеше безнең догаларга мохтаҗмы?

Якты дөньяны калдырган кешегә берни ярдәм итми, диләр. Бу һәм икенче дөнья арасында бер ишек ачык кала—ул дога.

Вафат булган кеше безнең догаларга мохтаҗмы?Вафат булган кеше безнең догаларга мохтаҗмы?
Вафат булган кеше безнең догаларга мохтаҗмы?

 Вафат булган кеше өчен дога кылу - сөннәт. Бу турыда Коръәндә, хәдисләрдә дә әйтелә. Доганы үз сүзләрең белән татарча да кылырга була, гарәпчә дә. Бу очракта «Хәшер» сүрәсенең 10нчы аятен укырга киңәш ителә. Әбү Хәнифә мәзхәбендә Коръән укыгач, дога кылган вакытта аның савабын үлгән кешеләргә багышлыйлар.

Коръәндәге берәр сүрәне укып, әрвахлар рухына аның әҗер-савабын багышлау хәерле. Якты дөньяны калдырган кешеләр безнең догаларга мохтаҗ. Хәдистә әйтелгән, җәннәттә бер кешенең дәрәҗәсен күтәрәләр, ул кеше, гаҗәпләнеп, Раббым, мин бит мондый дәрәҗәгә лаек түгел идем, ди. Ни өчен дәрәҗәмне күтәрдең, дип сорый. Аллаһы Тәгалә аңа, дөньяда калган балаңның синең өчен дога кылганы һәм гөнаһларыңның гафу ителүен сораганы өчен, ди (Ибн Мәҗәһнең хәдисләр җыентыгыннан).


Адәм баласы белеп бетмәгән сораулар бар. Газиз кешеләр фани дөньядан узып киткәч тә аларны якын күргән кешеләр бакый  дөньяда якыннары яхшы булсын, дип тырыша. Димәк, кеше күзенә күренмәгән җеп саклана килә. Ике дөньяда да якыннарына уңай булсын өчен хәстәрли.

Автор:
Читайте нас