

Кавышканда олы вакыйга ясап хәбәр итү аңлашыла. Бәхетле чак турында уртаклашу монысы. Ә тормышта бар да әкияттәге кебек бармый бит. Гөлназ Асаева видео салган."Төнлә йокламадым. Якын тирәдә бер карарга килергә кирәк. Шуннан хәбәр итәрмен",—дип алхәбәр салды. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аерылу чоры турында хәбәр чынга охшаган. Эльмира: "Эт белән мәче кебек аерылышмадык",—дип аерым яшәүләре аңлаткан.
Элек кеше тавышланса, берәр кеше ишетмәсен,дип хафалана иде. Тиргәшү бер хәл, сугыша дип уйламасыннар, имеш. Хәзер тәэсир итү Интернет аша, димәк, башкаларны җәлеп итеп инде. Өйләнешер алдыннан аһ итеп торсалар, берни ошамаса бар галәм белергә тиеш. "Чү, тормыш сынауларын сабырлык белән үтәргә кирәк",—дип тәҗрибәле бер әби сүзләре искә төште. Янә дуслашып китүләре дә бар бит әле. Ачу килгән саен аерылышырга теләсәң, көн аралаш аерылышып буладыр ул. Ә балалар пар канат астында үсүенә ни җитә?