Барлык яңалыклар
Дин
7 март 2023, 04:00

Ураза вакытында ничек үзеңне тотарга?

Бу айда тискәре эмоцияләрне киметү һәм уңай энергияне максимальләштерү, бушаган энергияне файдалы эшләргә юнәлтү мөһим.

Ураза вакытында ничек үзеңне тотарга?
Ураза вакытында ничек үзеңне тотарга?

         Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ураза ул — калкан (бу тормышта гөнаһлардан, ахирәттә җәһәннәм утыннан). Сезнең берәрегез ураза тотса, тиргәшмәсен, кычкырмасын. Әгәр аның белән тиргәшсәләр: «мин ураза тотамын», - дип әйтсен”. Тискәре эмоцияләрне киметү һәм уңай энергияне максимальләштерү, бушаган энергияне файдалы эшләргә юнәлтү мөһим.   Намаз вакытлары буенча, кайчан ашарга һәм кайчан ярамый икәнен ничек билгеләргә?         Фәҗр-иртәнге намаз вакыты башланганчы ашарга һәм эчәргә мөмкин. Кояш чыкканчы якынча бер сәгать ярым кала. Иртән намаз вакыты кергәнче берничә минут алдан ашау-эчүдән туктарга. Мәгриб кич кояш баегач намаз вакыты керә һәм ифтар кылына.                        Сәхәр ашамый уразага керү дөресме?         Иртәнге ашның мөһимлеген Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең түбәндәге сүзләре раслый: "Таң алдыннан ашагыз! Шиксез, иртәнге сәхәр ризыгында бәрәкәт». Иртәнге аш бик кирәкле. Әгәр йоклап калсагыз, мөмкинчелегезгә карап ураза тотсагыз була.  

                       

Кайсы очракларда кеше уразаны калдыра ала?

- каты авырып киткәндә,

- акылдан язганда,

- юлга чыкканда һәм аның өчен ураза тоту авыр булганда,

- хатын-кыз йөкле булса,

- хатын-кызның хәйез вакыты башланса.

Лира ГАФИУЛЛИНА.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: