Барлык яңалыклар
Дин
5 март 2023, 04:00

Ураза тотучы өчен ничек туклану өстенлекле?

Сез организм өчен файда, физик активлык һәм ураза вакытында көн тәртибен исәпкә алып рационны сайларга тиеш.

Ураза тотучы өчен ничек туклану өстенлекле?
Ураза тотучы өчен ничек туклану өстенлекле?

         Барысы да аерым. Ураза тотучыларның кайберләре физик, икенчеләре интеллектуаль эшли. Шуңа күрә сез организм өчен файда, физик активлык һәм ураза вакытында көн тәртибен исәпкә алып рационны сайларга тиеш.

         Гомуми күрсәтмәләр: кич белән һәм иртәнге аш вакытында күбрәк су эчәргә, җиләк — җимеш ашарга һәм шуннан соң гына яшелчәләр, ярма, кипкән җиләк-җимеш, балык һ.б. Кич белән тиз үзләштерелә торган җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, ә таң алды ризыгы вакытында, мәсәлән, йомырка, балык яки ит ашау яхшырак. Ашаганда ашыкмаска, ризыкның тәмен татып, әйбәт итеп чәйнәп ашарга. Аллаһ Тәгалә биргән ризыклар икәнен истә тотып шөкер итәргә. Төнлә организмның су балансын тулыландырырга кирәк. Кичке һәм иртәнге ашлар арасында су эчәргә тырышыгыз.  

Лира ГАФИУЛЛИНА.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: