Барлык яңалыклар
Дин
6 сентябрь 2022, 20:28

Балаларны саклау өчен укыла торган дога

Пәйгамбәребез салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм оныклары Хәсән белән Хөсәенне төрле яманлыклардан саклау өчен шушы доганы укыган.   

Пәйгамбәребез салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм оныклары Хәсән белән Хөсәенне төрле яманлыклардан саклау өчен бу доганыукыган:

Әгузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма.

Мәгънәсе:Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам”.

Али р.г. сөйләгәннән: “Берсендә минем улларым Хәсән белән Хөсәен күз тию нәтиҗәсендә авырый башладылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм яраткан оныкларының авыруын күреп моңсуланып кала. Шунда Җәбраил фәрештә аңа мондый дога өйрәтә:

Аллаһуммә зәә султаанил газыыйм, зәәл мәннил кадыыйм, зәәл уаҗһил кәриим, уәл кәлимәәтит тәәммәти, уәддәгаваатил мустәҗәәбәәти гаафи (бу урында баланың исеме әйтелә) мин әнфусил җинни уә әгйуни инс”.

Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм бу доганы 7 тапкыр укыганнан соң оныклары берни булмаган кебек уйнарга тотыналар. Шуннан соң Пәйгамбәр салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм  әйтә: “Үзегезне, хатыннарыгызны һәм балаларыгызны бу дога ярдәмендә саклагыз”-ди.

 

Чыганак: Интертат. 

 

Автор:
Читайте нас: