Барлык яңалыклар
Дин
16 август 2022, 22:08

Йоклар алдыннан нинди дога укырга?

Йоклар алдыннан догалар укып яту күңелне тынычландыра. 

Түшәккә ятканда укыла торган догалар
 
Пәйгамбәребез (с.г.в.) урынына ятканда шундый дога укый торган булган:

  بِاسْمِكَ اللَّهُمَّ أَحْىَ وَأَمُوتُ

  "Бисмикәллааһүммә әхйәә вә әмүүтү".

  (Аллаһым! Синең исемеңне хәтерләп яшим һәм үләм.)

  Йокларга ятканда укыла торган башка бер дога:

  بِاسْمِكَ رَبِّى وَضَعْتُ جَنْبِى وَبِكَ أَرْفَعُهُ إِنْ أَمْسَكْتَ نَفْسِى

   فَارْحَمْهَا وَإِنْ أَرْسَلْتَهَا فَاحْفَظْهَا بِمَا تَحْفَظُ بِهِ عِبَادَكَ الصَالِحِينَ .

  "Бисмикә раббии вәдагътү җәнбии вә бикә әрфәгуһүү ин әмсәктә нәфсии фәрхәмһәә вә ин әрсәлтәһәә фәхфәзъһәә бимәә тәхъфәзу биһии гыйбәәдәкәс-саалихиин".

  (Әй, Раббым! Синең исемең белән яттым. тагын Синең исемең белән торырмын. Аллаһым! Әгәр йоклаганда җанымны алсаң, миңа мәрхәмәтле бул, әгәр яшәтсәң, яхшы бәндәләреңне саклаган кебек, минем тормышымны да сакла!)
 
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йокларга ятканда шушы доганы укуы да риваять кылынган.
 
  اللَّهُمَّ أَسْلَمْتُ وَجْهِى إِلَيْكَ وَفَوَّضْتُ أَمْرِى إِلَيْكَ وَأَلْجَأْتُ ظَهْرِى

   إِلَيْكَ رَهْبَةً وَرَغْبَةً إِلَيْكَ لَا مَلْجَأَ وَلَا مَنْجَى مِنْكَ إِلَّا إِلَيْكَ آمَنْتُ

  بِكِتَابِكَ الَّذِى أَنْزَلْتَ وَبِنَبِيِّكَ الَّذِى أَرْسَلْتَ .

  "Әллааһүммә әсләмтү вәҗһии иләйкә вә фәввадтү әмрии иләйкә вә әлҗәэтү заһрии иләйкә раһбәтән вә рагбәтән иләйкә ләә мәлжә-ә вә ләә мәнжәә минкә илләә иләйкә әәмәнтү би китәәбикәлләзии әнзәлтә вә би нәбиййикәлләзии әрсәлтә".

  (Аллаһым! Үземне Сиңа тапшырдым, эшемне Сиңа калдырдым, аркамны Сиңа сөядем. Сиңа таяндым. Синнән өмет итеп һәм Синнән куркып, тагын Сиңа килдем,
Аллаһым! Синнән башка сыеначак башка урын юктыр. Аллаһым! Иңдергән китабыңа, күндергән Пәйгамбәреңә инан¬дым.)
 
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йокларга ятканда укыган догаларының берсе:
 
اللَّهُمَّ رَبَّ السَّمَاوَاتِ وَرَبَّ الْأَرْضِ وَرَبَّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ رَبَّنَا وَرَبَّ كُلِّ شَىْءٍ .

  فَالِقُ الْحَبِّ وَالنَّوَى وَمُنْزِلَ التَّوْرَاةِ وَالْإِنْجِيلِ وَالْفُرْقَانِ . أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ شَيْءٍ

   أَنْتَ آخِذٌ بِنَاصِيَتِهِ . اللَّهُمَّ أَنْتَ الْأَوَّلُ فَلَيْسَ قَبْلَكَ شَيْءٌ وَأَنْتَ الْآخِرُ فَلَيْسَ بَعْدَكَ

   شَيْءٌ وَأَنْتَ الظَّاهِرُ فَلَيْسَ فَوْقَكَ شَيْءٌ وَأَنْتَ الْبَاطِنُ فَلَيْسَ دُونَكَ شَيْءٌ اقْضِ

  عَنَّا الدَّيْنَ وَأَغْنِنَا مِنَ الْفَقْرِ .

  "Әллааһүммә раббәс-сәмәәвәәти вә раббәл-әръдый вә раббәл-гаршил-газыйим. Раббәнәә вә раббә күлли шәй-ин. Фәәликуль-хәбби вән-нәвәә вә мүнзиләт-тәүраати вәл-инҗиили вәл-фүркаан. Әгуузү бикә мин шәрри күлли шәй-ин әнтә әәхыйзүн би нәәсыйәтиһ. Әллааһүммә әнтәл-әүввәлү фәләйсә кабләкә шәй-үн вә әнтәл-әәхыйру фәләйсә бәгъдәкә шәй-үн. Вә әнтәз-зааһиру фәләйсә фәүкакә шәй-үн, вә әнтәл-бәәтыйнү фәләйсә дүүнәкә шәй-үн. Икъдый ганнәд-дәйнә вә әгънинәә минәл-фәкъри".

  (Аллаһым! Әй, күкләрнең, җирнең һәм бөек тәхетнең иясе! Әй безнең Раббыбыз һәм бөтен нәрсәнең Раббысы! Әй, орлыкларны тишелдерүче һәм Тәүратны, Инҗилне һәм Коръәнне иңдерүче бөек Аллаһ! һәртөрле начарлыклардан Сиңа сыенамын. Элек — Синсең, Синнән элек һичбер нәрсә юк иде. Соң — Синсең, Синнән соң да һичбер нәрсә булмаячак. Син ачыксың, Синнән өстен бер нәрсә юк. Синнән бөек һичбер нәрсә юк. Әй, Раббым! Безнең бурычларыбызны түләргә ярдәм ит һәм безне фәкыйрьлектән коткар.)

 

Чыганак: Интертат. 

Автор:
Читайте нас: