Барлык яңалыклар
Дин
8 август 2022, 16:26

Гашурә көненең фазыйләтләре

Изге мөхәррәм аенең бер фазыйләтле көне - ул Гашура көне.

Ул көн - мөхәррәм аенең 10 көне.
Бу көнне Аллаһы Тәгалә бик күп пәйгамбәрләрне коткара. Шуңа күрә Рәсүлебезнең ﷺ сөннәте буенча, мөселманнар Гашурә көнен Аллаһның пәйгамбәрләрен искә алу көне буларак, ике көн (мөхәррәмнең 10нчы көнендә һәм алдагы яки киләсе көндә) ураза тотып билгеләп үтә.

Хәдисләрдә килгәнчә, Гашурә көнендә тотылган ураза өчен узган елның гөнаһлары гафу ителә, ә Гашурә көнендә сәдака бирүчегә Аллаһы Тәгалә Өһед тавы кадәр савап бирер.

Шулай ук Гашура көнендә үз гаиләңне шатландыру, сөендерү бик күркәм гамәлләрдән санала.

Аллаһ Тәгалә Гашура көнен исән-сау каршылап, гамәл-гыйбадәттә уздырырга насыйп әйләсен!

Гашура көнендә ураза тотуның фазыйләте:

Әбү Катәдә (радый Аллаһу ганһү)дән: Аллаһның илчесе (саллаЛлаһу галәйһи үә сәлләм) Гашура көненең уразасы турында соралды һәм ул болай диде: [Ул узган елның гөнаһларын кәффәрәт кыла*]. (Бу хәдисне Мүслим үзенең "Сахих"ында тапшырды)

*"Кәффәрәт кыла" дигәне гафу ителә, кичерелә, сөртелә дигәнне аңлата. Монда сүз кече гөнаһлар турында бара. Зур гөнаһлар өчен исә тәүбә кылу тиешле, алар шулай гына гафу ителә ала. Бу турыда Аллаһ Тәгалә болай диде: {Әгәр дә сез тыелған зур гөнаһлардан саклансагыз, Без сезнең гөнаһларыгызны (ягъни кечеләрен) кәффәрәт кылырбыз (гафу итәрбез һәм сөртербез) һәм сезне хөрмәтле урынга (Җәннәткә) кертербез}(ән-Нисәэ, 31)

Гашурә уразасына ниятне болайрак әйтергә була: "Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен Гашурә көнендә сөннәт уразасы тотарга", — дип. Ә казага калган уразасы булган кеше, бу көнне шул уразасын каза кыла ала. Ниятне: "Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен казага калган уразамны тотарга", - дип ниятли һәм, иншә Аллаһ, шул уразасы белән бурычын гына түләп калмый, ә Гашурә көне уразасы әҗерен дә ала.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: