Барлык яңалыклар
Дин
10 июль 2022, 14:16

Мишәр авылында Корбан гаетендә күркәм чара үтте

Мишәр авылыннан чыккан халык Корбан гаетен бергәләп фәһемле чарада үткәрде. Ерак араларны үтеп ихлас аралашып очрашуга тиң булды бу чара.

Мишәрлеләр шәҗәрәләрен барлау үзе бер традиция. Мөселманнар үз тамырларын белүе кирәкле эш. Динне тирәнтен өйрәнү белән мәшгуль буын өчен бу табигый. Укып чыккан Коръән  багышлау, Рәвил Аскаров хәзрәт вәгазен тыңлау, шәҗәрәләр турында мәгълүмат җиткерү фәһемле булды.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев мишәрлеләрне Корбан гаете уңаеннан ихлас тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

Корбанлыктан аш, пылаудан һәр катнашучы авыз итте. Аралашу, музыкаль сәламнәр, викторина сораулары белән, җиңүчеләрне тәбрикләү белән үрелеп барды.

Бу турыда мәкаләне алдагы саннарда укырсыз.

Мишәр авылында Корбан гаетендә күркәм чара үтте
Мишәр авылында Корбан гаетендә күркәм чара үтте
Мишәр авылында Корбан гаетендә күркәм чара үтте
Мишәр авылында Корбан гаетендә күркәм чара үтте
Мишәр авылында Корбан гаетендә күркәм чара үтте
Мишәр авылында Корбан гаетендә күркәм чара үтте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: