Барлык яңалыклар
Дин
10 июль 2022, 14:37

Корбан гаете Иске Балтачта матур чаралар белән үрелеп барды

Иске Балтачта Корбан гаетендә балаларны бәйрәм чараларына җәлеп итү матур күренеш.

Балалар кече яшьтән ата-бабаларыбыздан мирас итеп бирелгән дин рухында тәрбия алсын өчен мондый чаралар үтә кыйммәтле. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип халык белми әйтмәгән. 

Балалар төрле уеннарда катнашып, викторина сорауларына җавап бирде, кызыклы чараларда активлык күрсәтте.

Корбан гаетендә корбанлыктан мәйдандагыларга пылау тараттылар. Һәркем өчен якты истәлек калдырылык булды чаралар.

Корбан гаете Иске Балтачта матур чаралар белән үрелеп барды
Корбан гаете Иске Балтачта матур чаралар белән үрелеп барды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: