Барлык яңалыклар
Дин
8 июль 2022, 09:15

8нче июль — ГАРӘФӘ КӨНЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләЛлааһү гъәләйһи үә сәлләм) болай диде:"Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм".

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләЛлааһү гъәләйһи үә сәлләм) болай диде:
«Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм».

Корбан бәйрәме алдыннан була торган Гарәфә көнне Хаҗ кылучылар Мәккә янындагы Гарәфә тавына баралар һәм тау итәгендә намаз укыйлар.

Тагын бер хәдистә:
«Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак», — диелә.

Пәйгамбәребез (салләЛлааһү гъәләйһи үә сәлләм):
«Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кыла торган көннәр арасында Зөлхиҗҗә аеның ун көненнән дә сөеклерәге юк», — дигән.

Зөлхиҗҗәнең сигезенче көне — Уй (Тәрвияһ) көне.
Бу көнне Ибраһим (галәйһиссәләм) улы Исмәгыйльне (галәйһиссәләм) корбан итү хакында төш күреп, «Бу нинди төш икән?» — дип уйлаган көн бу.

Бераз алгарак китеп шунысын да әйтеп узыйк: Ибраһим (галәйһиссәләм) улы урынына корбанга тәкә чаласын аңлагач, сөенеченнән:
«Ләә иләәһә иллә-Ллааһү үә-Ллааһү әкбәр», — дип әйтә.

Һәм Исмәгыйль (галәйһиссәләм), Аллаһның аны исән калдырганын белгәч:
«Әллааһү әкбәр! Үә лиЛләәһи хәмде», — ди.

Шушы өч зат — Җәбраил фәрештә (галәйһиссәләм), Ибраһим (галәйһиссәләм), Исмәгыйльнең (галәйһиссәләм) сүзе бүгенге көнгә кадәр тәкбир булып тора.

Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазына кадәр егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап бер мәртәбә тәкбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу.

Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе — адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип, сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: