Барлык яңалыклар
Дин
4 июль 2022, 14:55

Изге бәйрәмдә бар да мөһим

Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Бу көнне районның барлык мәчетләрендә иртәнге сәгать 8дә тантаналы намазлар узачак. янә бәйрәм чаралары каралган. Ниндиләр?

Ә көндезге 12сәгатьтә Иске Балтач авылының үзәк мәйданында бәйрәм чаралары – котлаулар, концерт һәм балалар өчен уеннар уздырылчак. Корбан чалганда, малны тоту һәм чалганда ветеринария-санитария кагыйдәләренең кайбер таләпләрен үтәү зарури.  Хайваннар сәламәт һәм идентифицикацияләнгән; - терлек чалу хайванны ветеринар карап тикшергәннән соң гына үткәрелергә тиеш;  ит һәм эчәк, үпкә, бавырны азык-төлек максатлары өчен ветеринария-санитария экспертизасы узганнан соң гына кулланырга рөхсәт.

Бу турыда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләре битендә ассызыклый.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: