Барлык яңалыклар
Дин
18 Май 2022, 20:51

Кайгы килсә, нинди дога укырга?

Күңелең тыныч булу – зур бәхет, диләр. Кешегә кайгы-борчу килгәндә, курыкканда аның күңелендә тынычлык югала. Бүгенге заманның бәласе көн дә кайдадыр ашыгу, кабалану, баш тулы мәгълүмат, икеләнү, ярышу, артта калмаска тырышу, билгеле, кешенең тынычлыгына киртә куя.

Гарәп телендә “сәкинә” – тынычлык, күңелдәге рәхәт тойгы дигәнне аңлата. Ислам динендә “сәкинә” – иманлы мөселманнарга Аллаһ Тәгаләнең күңел тынычлыгы рәвешендә биргән бүләге. Күңел тынычлыгына һәрберебезнең ия буласы килә, әмма аңа омтылу юлларыбыз төрле: кемдер аны байлыктан, кемдер дан-дәрәҗәдән эзли. Ә динебез күңел тынычлыгына чын дәрәҗәдә ирешүнең бердәнбер юлы — Аллаһка мөрәҗәгать итүдә дип өйрәтә. Аллаһның безгә мәҗбүри эшләргә кушкан әйберләрнең асылында үзебез өчен физик һәм рухи яктан кирәкле кыйммәтләр ята. Коръән, намаз укыйбыз, зикер әйтәбез – тынычланабыз, ураза тотабыз – нәфесебезне тыярга, үзебезне кулда тотарга, булганына канәгать булырга өйрәнәбез. Болар шулай ук кешегә тынычлык алып килә. Безнең күңелдә нәрсә икәнен белүче бердәнбер зат – ул Аллаһ. Чөнки күңелне-рухны барлыкка китерүче дә ул бит. Коръәндә бу турыда: “Күңелләр Аллаһны искә алганда тынычлана” (“Күк күкрәү”, 28) диелгән. Шуннан чыгып, ислам галимнәре күңел тынычлыгына ирешү өчен түбәндәгеләрне киңәш итә:

— Аллаһ минем янәшәдә, мине ишетә, аңлый һәм ярдәменнән ташламый дип уйлау кешене тынычландыра;

— Күңел авырулары өчен иң яхшы дару һәм тынычландыру чарасы ихлас күңелдән Коръән аятләрен уку, аларның мәгънәсе турында уйлану;

— Тынычлану, Аллаһка якынаюның иң җайлы юлы күп тапкырлар зикр әйтү. Зикр – ул кабатланучы Аллаһны мактау сүзләре. Аны көннең теләсә кайсы вакытында әйтергә була. Мәсәлән : “Әстәгъфируллаһ!”, «СөбһанАллах», “Әлхәмдүлилләһ», “Аллаһу әкбар» һ.б. – болар барысы да Аллаһны данлау сүзләре.

-Юнысны (г.с.) кит кабып йоткач, ул бик җайсыз, чарасыз хәлдә кала. Шул чакта Аллаһка зикер әйтеп бу доганы укый:

Транскрипция: “Ләә иләһә иллә әнтә, сөбһәнәкә инни күнту минә ззаалимиин”.

Мәгънәсе: “Синнән башка Иләһ юк, син бар кимчелекләрдән пакъ, чыннан да, мин гаделсезләрнең берсе булдым.

Кеше кайгыга төшкәндә укыла:

Транскрипция: “Аллаһүммә рахмәтәкә әрҗүү фә ләә тәкилнии иләә нәфсии тарфәтә гәйниү үә аслих ли шәънии күлләһү ләәә иләәһә илләә әңтә”

Тәрҗемәсе: “Әй, Аллаһ, Синең мәрхәмәтеңне сорыйм, бер генә мизгелгә дә минем җанымны үземә генә ышанып калдырма һәм минем барлык эшләремне дә тәртипкә китер, Синнән башка иләһ юк!” (Җ.Фазлыев “Йәгез, бер дога” китабыннан)

— Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу сүзләрне бик еш кабатлый торган булган:

Транскрипциясе: “Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә мин әл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гәҗези үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбени үә даләгиддәйни үә галәбәтир-риҗәәл”.

Тәрҗемәсе: “Әй, Аллаһ, чыннан да, мин борчылудан һәм хәсрәт-сагыштан, көчсезлегемнән һәм ваемсызлыгымнан, саранлыгымнан һәм төшенкелеккә бирелүчәнлегемнән, бурычлар авырлыгыннан һәм кешеләрнең кыерсытуларыннан Сиңа сыенамын”.

 

(Җ.Фазлыевның “Йәгез, бер дога” китабыннан).

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: