Барлык яңалыклар
Дин
16 Май 2022, 20:22

Күз тиюдән булышучы 7 дога

Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора.    

Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора.

Кешенең начар уйлары яман ниятне тудыра һәм үзенә күрә начар теләк теләгән кебек тәэсир итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Күз тию – хак нәрсә”, диде. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә мондый юллар бар: “Кайсыгыз да булса үзегездә, байлыгыгызда, яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле  булуын, бәрәкатен сорасын, чөнки күз тию – ул хак”.


Бозымнан, яман күзләрдән саклану өчен Коръәннең түбәндәге сүрәләрен, аятләрен уку киңәш ителә:


     Аят әл-Күрси. Аны һәр намаздан соң уку саваплы, чөнки ул Коръәндә иң бөек аят санала. Моннан тыш, аны йокларга ятар алдыннан уку сөннәт.

Татар телендә гарәпчәдә булган бөтен хәрефләр дә юк, шуңа күрә, файдасы күбрәк булсын дисәгез, сүрәләрне дөрес итеп гарәпчә укырга өйрәнергә тырышу кирәк.

“Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм.”

Мәгънәсе: “Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә.Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы".

(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).


     Ихлас, Фәләк, Нәс сүрәләрен уку. Һәр көнне йоклар алдыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) уч төбенә өргән һәм  Коръәннең соңгы өч сүрәсен – “Әл-Ихлас”, “Әл-Фаләк” һәм “Ән-Нәс” сүрәләрен укыган. Шуннан соң учлары белән өч тапкыр бөтен гәүдәсен: баштан башлап бөтен гәүдәсен сыпыра торган була. Болай эшләгән кешенең иртәнгә кадәр бөтен начарлыклардан имин булуы хакында хәдистә искәртелә. Моннан тыш, бу сүрәләр балаларны яман күзләрдән саклау өчен дә укыла.

Әл-Ихлас

“Бисмил-ләәһи-ррахмәәни-ррахиим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде”

“Әйт син, әй Мәхәммәд галәйһиссәләм: “Ул Аллаһ һич тиңдәше һәм охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһ. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһ. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм Аңа һичбер зат тиң булмады”.

(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

Әл-Фәләк

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләк̣ы. Миң-шәрри-мәә-халәк̣ы. Үә-миң-шәрри-г̣аасик̣ыйн-изәә-үәк̣абе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүк̣аде. Үә-миң-шәрри-х̣әәсидин-изә-х̣әсәде”.

“Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Мин сыгынамын таңны тудыручы Раббыма, Аның күренеп һәм күренмичә килә торган һәртөрле зарарларыннан. Бар кылынган, яратылган һәм мәхлүкның нинди булса да зарарыннан. Һәм караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. Дәхи сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынам. Һәм көнче дошманның явызлыкларыннан, зарарларыннан сыгынам, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә”.

(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

Ән-Нәс

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-с̣удуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс”.
 

“Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була”.

(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).


     أعوذ بكلمات الله التامات من شر ما خلق

Агузу би-калимати Лляхи-т-тамати мин шарри ма халяк.
Мәгънәсе: “Ул тудырган явызлыктан, Аллаһның бер кимчелексез сүзләренә сыгынамын”.

Сөекле Пәйгамбәребез с.г.в: “Бу доганы укыган кешегә бернәрсә дә зарар китерә алмас”, диде.

     Яман күздән бигрәк тә балалар еш интегә. Шуңа күрә безгә аларны Пәйгамбәребез өйрәткән догаларны укып сакларга тырышырга кирәк. Ул оныклары Хәсән белән Хөсәенгә бу доганы укыган:

أُعِيذُكُمَا بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّامَّةِ مِنْ كُلِّ شَيْطَانٍ ، وَهَامَّةٍ ، وَمِنْ كُلِّ عَيْنٍ لَامَّةٍ

Агузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма.

Мәгънәсе: “Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан, һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам”.

     «Маша Аллаһ лә күуәаттә иллә билләһ» – «Аллаһ шулай теләде! Аллаһ көченнән югары көч юк!” дип әйтү.

Хәдистә әйтелгәнчә: “Берәү үзенә ошаган әйберне күргәч бу сүзләрне кабатласа, аңа начар күзләр зарары кагылмас”.

Аллаһы Тәгалә безне яман күзләрдән сакласын һәм үзебезне дә көнче адәмнәр исәбеннән итмәсен иде!

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: