Барлык яңалыклар
Дин
10 март 2022, 16:57

Авыр вакытта нинди догалар укырга кирәк?

Тормыш булгач, төрле хәлләр кичерәбез. Авырлыклар да, җиңеллекләр дә адәм баласын юлында озата бара.

Авыр вакытта нинди догалар укырга кирәк?
Авыр вакытта нинди догалар укырга кирәк?

 

Тормыш булгач, төрле хәлләр кичерәбез. Авырлыклар да, җиңеллекләр дә адәм баласын юлында озата бара.

 

Ислам динендә катлаулы, кыен хәлләрдә ярдәм итә торган догалар бар.


ا إلَهَ إِلَّا اللهُ الْعَظـِيمُ الْحَلِـيمُ، لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ رَبُّ الْعَـرْشِ الْعَظِيـمِ، لَا إِلَـهَ إِلَّا اللهُ رَبُّ السَّمَـوَّاتِ وَرَبُّ الْأَرْضِ ورَبُّ الْعَرْشِ الْكَـرِيم

 «Ләә иләәһә иллә-ллаһүл газыймүл-хәлиимү, ләә иләәһә иллә-ллаһү, раббүд-гаршил-газыйми, ләә иләәһә иллә-ллаһү, раббус-сәмәвәәти, вә раббүл-арди вә раббүл-гаршил-кәриим» «Хәлим вә Кәрим (Бөек вә Рәхимле) булган Аллаһыдан башка гыйбадәт кылырлык илаһ юк. Бөек тәхетнең хуҗасы булган гыйбәдәткә лаеклы Аллаһыдан башка илаһ юк»


اللَّهُـمَّ رَحْمَتَـكَ أَرْجُـوفَلَا تَكِلْـنِي إِلَى نَفْـسِي طَـرْفَةَ عَـيْنٍ، وَأَصْلِـحْ لِي شَأْنـِي كُلَّـهُ لَا إِلَهَ إِلَّا أنْـت

 «Аллаһуммә рахмәтәкә әрҗүү фәләә тәкилнии иләә нәфси ҭарфәтә гайнин вә аслих лии шә’ни күлләһү ләә иләәһә иллә әнтә!»
 «Ий, Аллаһым, мин Синең рәхмәтеңә өметләнәм. Бер мизгелгә генә дә мине нәфсемә йөкләмә. Минем барлык халәтемне дә дөреслә, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер Зат та юк!»

Автор:
Читайте нас: