Барлык яңалыклар
Дин
9 март 2022, 11:59

Бурычлардан котылу өчен, нинди дога укырга?

Бүгенге тормышта бурычы булмаган кеше булса да сирәктер. Бурычлардан котылырга ярдәм итә торган дога бар.

Бурычлардан котылу өчен, нинди дога укырга?
Бурычлардан котылу өчен, нинди дога укырга?

 

Бүгенге тормышта бурычы булмаган кеше булса да сирәктер. Бурычлардан котылырга ярдәм итә торган дога бар.

 

йокларга ятканда укыган догаларының берсе:

اللَّهُمَّ رَبَّ السَّمَاوَاتِ وَرَبَّ الْاَرْضِ وَرَبَّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ رَبَّنَا وَرَبَّ كُلِّ شَىْءٍ. فَالِقُ الْحَبِّ وَالنَّوَى وَمُنْزِلَا التَّوْراةِ وَالْاِنْجيلِ وَالْفُرْقَانِ. أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ شَىْءٍ اَنْتَ اَخِذٌ بِنَاصِيَتِهِ. اللَّهُمَّ اَنْتَ الْاَوَّلُ فَلَيْسَ قَبْلَكَ شَىىْءٌ. وَاَنْتَ الْاَخِرُ فَلَيْسَ بَعْدَكَ شَىْءٌ. وَأَنْتَ الظاَهِرُ فَلَيْسَ فَوْقَكَ شَىْءٌ وَأَنْتَ الْبَاطِنُ فَلَيْسَ دُونَكَ شَيْءٌ إِقْضِ عَنَّا الدَّيْنَ وَأَغْنِنَا مِنَ الْفَقْرِ

 Әллаһүммә раббәс-сәмәәүәәти вә раббәл-әрдый вә раббәл-гаршил-газыыйми раббәнәә вә раббә күлли шәй ин. Фәәликул-хәбби вәннәвә вә мүнзиләәт-тәүраати вәл-инҗиили вәл-фуркаан. Әгүүзү бикә мин шәрри күлли шәй ин әнтә әәхыйзүн бинәәсыйәтиһ. Әллаһүммә әнтәл-әүүәлү фәләйсә кабләкә шәй үн. Вә әнтәл-әәхыйру фәләйсә бәгъдәкә шәй үн. Вә әнтәз-зааһиру фәләйсә фәүкакә шәй үн, вә әнтәл-бәәтыйнү фәләйсә дүүнәкә шәй үн. Икъдый гәннәд-дәйнә үә әгънинәә минәл-фәкъри.

 «Аллаһым! Әй, күкләрнең, җирнең һәм бөек тәхетнең Иясе! Әй, безнең Раббыбыз һәм бөтен нәрсәнең Раббысы! Әй, орлыкларны тишелдерүче һәм Тәүратны, Инҗилне һәм Коръәнне иңдерүче бөек Аллаһы! Һәр төрле начарлыклардан Сиңа сыенамын. Элек − Синсең. Синнән элек һичбер нәрсә юк иде. Соң – Синсең. Синнән соң да һичбер нәрсә булмаячак. Син ачыксың. Синнән өстен бернәрсә юк. Синнән бөек һичбер нәрсә юк. Әй Раббым! Безгә бурычларыбызны түләргә ярдәм ит һәм безне фәкыйрьлектән коткар».

Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан

“Бәйләнештә”ге “Дин вә мәгыйшәт” гәзите төркеме

Автор:
Читайте нас: