Барлык яңалыклар
Дин
28 февраль 2022, 09:20

Иске тимкәлеләр җомга намазына җыелдылар

Узган җомга намазында Иске Тимкә авылы мәчетендә 12 ир-ат катнашты. Җомга вәгазе "Мигъраҗ кичәсе. Сәламләшү" дип аталды.

Иске тимкәлеләр җомга намазына җыелдылар
Иске тимкәлеләр җомга намазына җыелдылар

 

Узган җомга намазында Иске Тимкә авылы мәчетендә 12 ир-ат катнашты. Җомга вәгазе "Мигъраҗ кичәсе. Сәламләшү" дип аталды.

 

Рәҗәб аеның ахырында Мигъраҗ киәэсе дигән көн бар. Быел ул февраль аеның 26-сыннан 27сенә күчкән киченә туры килде hәм инде ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мигъраҗ сәяхәте белән бәйле. Мигъраҗ көнне Аллаhның кешеләргә биргән бүләкләре нәрсәдән гыйбарәт икәненә аңлатмалар бирелде. Вәгазънең икенче өлеше мөселманнарның сәламләшү темасын яктыртты. Савапка ирешү өчен иң гади ысул булып мөселманнарның сәламләшүе тора икән. "Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаhи, вә бәрәкәтүhү" (Сиңа, Аллаhы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте hәм бәрәкәте ирешсен) дип сәлам бирү сөннәт гамәл булса, "Вәгаләйкүм сәлам, вә рәхмәтуллаhи, вә бәрәкәтүhү" (Сиңа да Аллаhы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте hәм бәрәкәте ирешсен) дип сәламне кайтару - ваҗип гамәл, сәламне җавапсыз калдырсаң гөнаhлы буласың икән. Ислам әдәбе буенча кечкенә кеше олы кешегә, ялгыз кеше күп кешегә, утырып баручы  җәяүлегә сәлам бирергә тиеш икән. Мөселман кешесе очрашканда гына түгел, аерылып киткәндә дә сәламнәргә тиеш. Кыска гына "Сәлам" дип елмайса да ярый. "Ике мөселман очрашкан вакытларында кул бирешсәләр, бер-берсеннән аерылганчы ук Аллаhы Тәгалә гөнаhларын ярлыкар" дигән юллар да бар бер хәдистә. Үзенең вәгазъләре азагында имам-хатибыбыз Радиф Фәнис улы җомга намазына азан әйтелсә, дөнья эшләрен ташлап, Аллаhны зекер итәргә ашыгырга, сәбәпсез җомга намазын укымый калдыру зур гөнаhлардан саналуын тагын искә төшереп үтте.

Радиф Әхияров

Автор:
Читайте нас: