Барлык яңалыклар
Дин
18 гыйнвар 2022, 09:30

Заманы шундый булгандыр…

Авылларда азан тавышы яңгырый.

Заманы шундый булгандыр…
Заманы шундый булгандыр…

 

Авылларда азан тавышы яңгырый.

Күңелемне тынычландырып, сафландырып, үткәннәрне искә төшереп, киләчәккә ышаныч биреп, ерак буыннарның безгә чын күңелдән сагынып эндәшүе булып таныш моң агыла. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Халкым күңеленә иман нурларының кире кайтуы булып, йөрәкләрне сафландыра ул.

Таныш тавыш, таныш моң — азан тавышы. Кешелек дөньясында бүгенге көнгә кадәр әле бер композитор да шундый төгәл һәм илаһи көчкә ия булган көй яза алганы юк. Ә мөселман дөньясының илаһи моңы — азан тавышы.

Без укыган вакытта авылда мәчет юк иде. Манарасын кисе мәктәп булдырганнар. Шунда белем алдык. Безнең йортта яшеренеп кенә намаз укыдылар. Карт әти Зарафетдин, кичләрен уку-язуга өйрәтергә тырышты. Әтием, яралы сугыш ветераны, коммунист булса да, олы яшьтәге кешеләргә хөрмәт күрсәтте, каршы килмәде. Ул вакытта заманы шундый булгандыр.

Гөлүс Шәретдинов

Текән авылы

 

Заманы шундый булгандыр…
Заманы шундый булгандыр…
Автор:
Читайте нас: