Барлык яңалыклар
Дин
18 октябрь 2021, 09:32

Тиздән Иске Тимкә авылында “Нур” мәчете ишекләрен ачачак

Өр-яңа мәчет бинасы тулысынча авылда һәм авылдан читтә яшәгән халык акчасына төзелде.

Тиздән Иске Тимкә авылында “Нур” мәчете ишекләрен ачачак
Тиздән Иске Тимкә авылында “Нур” мәчете ишекләрен ачачак

 

Өр-яңа мәчет бинасы тулысынча авылда һәм авылдан читтә яшәгән халык акчасына төзелде.

 Бина 8х11 метр зурлыкта агач борыстан күтәрелде.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән очрашып мәчетне ачу көне буенча киңәшмә булды. 27 сентябрь көнне Россиянең үзәк диния назәрәте мөфтие Талгать Сафа улы Таҗетдин белән очрашуда булып, мәчетне ачу көнен билгеләдек, алдан ул 30 октябрь дип билгеләнде.

Иске Тимкә авылында мәхәллә утырышында имам-хатиб итеп Радиф Зиятдиновны сайлаган идек, хәзер диния назәрәтенең таныклыгы өстендә эш алып барабыз. Документация эшен үзэк диния назәрәтендә Таҗетдин хәзрәт имзасы белән эшен бетереп Юстиция министрлыгына тапшырдык.

Бүген Иске Тимәк авылы халкы урамнарны җыештыру, тәртипкә китерү өстендә эшли, кунакларны каршыларга әзерләнә.

Иске Тимкә авылында 1910 елга кадәр ике мәчет эшләгән. 1910 елда 3нчесе ачылып , өчесе дә 1923 елга кадәр халыкка хезмәт иткәннәр. Әлеге яңа мәчет элекке мәчетнең берсенең нигезендә утыра.

Радиф Әхияров, авыл старостасы

Автор фотосы

 

Тиздән Иске Тимкә авылында “Нур” мәчете ишекләрен ачачак
Тиздән Иске Тимкә авылында “Нур” мәчете ишекләрен ачачак
Автор:
Читайте нас: