Изге Корбан бәйрәме көнендэ имәнлеләр җыелышып мәҗлес оештырдылар. "Суйдыручыларның гамәлләре кабул булсын! Килгэн кунакларга зур рәхмәтлэрне белдерәбез",— дип язганнар социалҗ челтәрләрдә алар бу чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Зур булмаган авылларда бер- берсенә ихлас карашта булучан авылдашлар. Шуңа күрә бәйрәмнәрдә бергә булуны хуп күрәләр. Шатлыклары уртак, бәла-каза булса, иңнәрен куярга әзерләр. Мондый чаралар дини тәрбия, күңел киңлеген дәлилләүгә тиң.