Балтач таңнары
-3 °С
Кар
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Дин
29 Май 2020, 07:00
Изге җомга иртәсе мөбәрәк булсын, дуслар!
Җомга иртәсе мөбәрәк булсын! Иртәләребез хәерле, көннәребез кояшлы, хәвеф-хәтәрсез, кичләребез күңелле, төннәребез тыныч һәм айлы булсын! Газиз бер Аллам, бәхетсезләргә — бәхет, тәүфыйксызларга — тәүфыйк, авыруларга — шифа, юлдагыларга — хәерле имин юллар, гаиләләребезгә — тынычлыклар, күңелләребезгә иман бир!(Тушкыр авылы мәчете. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).
Җомга иртәсе мөбәрәк булсын!
Иртәләребез хәерле, көннәребез кояшлы, хәвеф-хәтәрсез, кичләребез күңелле, төннәребез тыныч һәм айлы булсын!
Газиз бер Аллам, бәхетсезләргә — бәхет, тәүфыйксызларга — тәүфыйк, авыруларга — шифа, юлдагыларга — хәерле имин юллар, гаиләләребезгә — тынычлыклар, күңелләребезгә иман бир!
(Тушкыр авылы мәчете. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).
Бисмиллаңны әйтеп күзеңне ач,
Бисмиллаңны әйтеп аякка бас.
Бисмиллаңны әйтеп эшең башла,
Бисмилласыз эшең уңмас,аңла!
“Бисмилләһ”нең кыйммәте
Һәр мөселман Коръәннән 1 генә булса да аять белә. Ышанмыйсызмы?
Әмма бу шулай, чөнки һәрберебез Изге Коръәннең аятьләреннән булган "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим" сүзләрен белә.
Аллаһ Тәгалә “бисмилләһ”не әйткән һәр кеше өчен, әлеге сүзләрне бу дөньяда һәм ахыйрәттә кайгылардан яклаучы, шайтаннардан саклаучы һәм төрле авырулардан дәва итте, дип яза "Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!".
“Бисмилләһ”нең кыйммәтенә килгәндә, Ибн Габбас тапшырган хәдистә болай диелә: “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим вә ләә хәулә вә ләә куввәтәл-билләһ” сүзләрен әйтүчене Аллаһ җитмеш төрле кайгыдан саклар”.
Гали (р.г.): “Кемдер кайгыга дучар булса, кыен хәлдә калса яки газап чиксә, шул “бисмилләһ”не (алдагы хәдистә китерелгәнчә) әйтсен, һәм Аллаһ бу кыенлыкларны читләтер”, – дигән.
Ибн Мәсгуд исемле сәхабә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) болай дип әйткәнен тапшыра: “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дип әйтүчегә Аллаһ Тәгалә бу сүзләрдәге һәр хәреф өчен дүрт мең савап яза, дүрт мең начар гамәлен бетерә һәм шул ук санга аның дәрәҗәсен арттыра” (Әд-Дәйләми).
Әнәс ибн Мәлик Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мондый сүзләрен тапшыра: “Әгәр бар агачлар – каләмгә, ә бар диңгез һәм океаннар карага әверелсә, һәм бар кешеләр, җеннәр вә фәрештәләр җыелып, “бисмилләһир-рахмәнир-рахим” сүзләренең мәгънәсен яза башласа, мең ел эчендә алар аның уннан бер өлешен дә яза алмас иде”.
Чыганак
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?
«Бумага» не сдаётся