Барлык яңалыклар
Дин
26 июнь 2019, 12:24

Нурмөхәмәт хәзрәт вафат...

Озак авырганнан соң республикабызда киң билгеле дин әһеле, озак еллар Башкортстан мөселманнарының Диния назараты рәисе мөфти вазифасын башкарган Нурмөхәмәт хәзрәт Нигъмәтуллин арабыздан китте.

Озак авырганнан соң республикабызда киң билгеле дин әһеле, озак еллар Башкортстан мөселманнарының Диния назараты рәисе мөфти вазифасын башкарган Нурмөхәмәт хәзрәт Нигъмәтуллин арабыздан китте.

Ул 1946 елда Баймак районында динле гаиләдә дөньяга килә. 1971 - 1975 елларда Бохара мәдрәсәсендә, аннан 1979 елга кадәр Имам әл-Бохари исемендәге Ислам институтында белем алып, уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Артабангы бар гомерен республикабызга дини җәһәттән хезмәткә багышлый. 1992 елдан 2019 елга кадәр Башкортстан мөселманнары Диния назараты рәисе, мөфти бурычын башкарды.

Нурмөхәмәт хәзрәтнең якыннарының, барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, ныклы сабырлык телибез. Бәхил булыгыз, Нурмөхәмәт хәзрәт...
Чыганак: “Башкортостан”.
Читайте нас