Дин
18 Июня 2019, 06:00

Иске Яхшый авылы мәчете манарасында яңа ярымай калыкты

Бай тарихлы Иске Яхшый авылы халкы шушы көннәрдә сөенечле вакыйга шаһиты булды. Авылдагы Аллаһы йортының манарасы ремонтланып, манара өстендә тирә-юньгә нур өстәп ярымай калыкты.

Бай тарихлы Иске Яхшый авылы халкы шушы көннәрдә сөенечле вакыйга шаһиты булды. Авылдагы Аллаһы йортының манарасы ремонтланып, манара өстендә тирә-юньгә нур өстәп ярымай калыкты.
Авыл аксакалы, хезмәт ветераны, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче Мәүләви Вәлиев сөйли:
—Изге эшнең төп спонсоры шәхси эшкуар, районыбыздагы күп эшләргә башлангыч биргән Илшат Галләмшин булды. Ул Аллаһы йортының манарасын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләтү өчен материал белән тәэмин итте һәм бу эшне аның эшчәннәре башкарып чыкты. Шулай ук авылдашыбыз, Нефтекама шәһәрендә яшәүче билгеле табиб Өлфәт Галиәкбиров кран белән ярдәм итте. Әлбәттә, авылдашыбыз, Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗанов бу зур эшне оештыруга зур өлеш кертте...
Ярымайны элекке район Хакимияте башлыгы Рәфил Әмин улы Галләмов эшләтеп биргән.
—Мәчетебез манарасы яңарып, яңа ярымай балкыгач, авылга нур иңде, иман артсын, авылларыбызда тормыш гөрләп алга барсын! — дип тели яхшыйлылар. — Изге юлдан атлап, авылыбызны зурлап хәйрия ярдәме күрсәткән, вакытлары белән исәпләшми эшләгән бәндәләрнең һәр эшен Аллаһы үзе уң кылсын!
Ярымайны Ленар Галимҗанов белән Ильфир Фәйзрахманов урнаштырган.
Изге йортны төзекләндерү эшендә катнашкан Данис Галинуров, Марсель Нәбиуллин, Рәвис Хәйдәровларга да авыл халкы рәхмәтле.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.



Читайте нас