Барлык яңалыклар
Дин
19 апрель 2019, 13:41

Бүген Бәраәт кичәсе

Бу кичә бик фазыйләтле һәм нурлы кичә булып санала. Галимнәр, бу кичәне гафләттә (ваемсыз), гыйбадәтсез үткәргән кешеләр нинди зур өстенлектән мәхрүм булганнарын белсәләр, үкенү күз яшьләрен түгүдән туктый алмаган булырлар иде, диләр.

Бу кичә бик фазыйләтле һәм нурлы кичә булып санала. Галимнәр, бу кичәне гафләттә (ваемсыз), гыйбадәтсез үткәргән кешеләр нинди зур өстенлектән мәхрүм булганнарын белсәләр, үкенү күз яшьләрен түгүдән туктый алмаган булырлар иде, диләр.
Бәраәт көнен – уразада, төнен гыйбадәттә үткәрү, өч тапкыр “Йәсин” сүрәсен уку киңәш ителә. Бәраәт кичәсендә 3 “Йәсин” уку тәртибе:
Беренче “Йәсин”не укыр алдыннан ният кылу рәвеше: “Раббым, дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булу өчен “Йәсин” укырга (укымакка) ният кылдым. Раббым, кабул итсәң иде”. “Йәсин” сүрәсе укыла, аны тәмамлаганнан соң “Бәраәт” догасы укыла.
Икенче “Йәсин”не укыр алдыннан ният кылу рәвеше: “Раббым, дөньяда озын һәм гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен “Йәсин” укырга (укымакка) ният кылдым, Раббым, кабул итсәң иде”. “Йәсин” сүрәсе укыла, аны тәмамлаганнан соң “Бәраәт” догасы укыла.
Өченче “Йәсин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе: “Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклавыңа һәм ризыкларыбызны мул итүеңә өметләнеп, “Йәсин” укырга (укымакка) ният кылдым, Раббым, кабул итсәң иде”. “Йәсин” сүрәсе укыла, аны тәмамлаганнан соң “Бәраәт” догасы укыла.
“Бәраәт” догасы
اَللَّهُمَّ اِنْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي شَقِيًّا فِي دِوَانِ الْاَشْقِيَاءِ فَامْحُهُ وَ اكْتُبْ فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ وَ انْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي سَعِيدًا فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ فَاثْبُتْهُ فَاِنَّكَ قُلْتَ فِي كِتَابِكَ الْكَرِيمِ يَمْحُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَ يُثْبِتُ وَ عِنْدَهُ اُمُّ الْكِتَابِ
Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб.
Мәгънәсе: Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: “Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр”, – дип әйтәсең.
(Интернет челтәреннән).
Читайте нас: