Барлык яңалыклар
Дин
3 декабрь 2018, 11:21

Яңа Балтач авылының “Нур” мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды

Яңа Балтач авылының “Нур” мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды

Яңа Балтач авылының “Нур” мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды

Яңа Балтач авылының „Нур” мәчетендә дә пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. якты истәлегенә багышланган Мәүлид бәйрәме узды. Изге hәм саваплы чарада авыл халкы күпләп катнашты. Бәйрәм алдыннан изге йортны тәртипкә китерү эшләре башкарылган.
Аллаh йортын тәртиптә тоту өчен авыл халкы зур тырышлык сала. Узган елда заманча тәрәзәләр куелса, мәчетнең тышын буясалар быел бинаның эчен тәртипкә китергәннәр, обойлар ябыштырганнар, жылыткычлар куюны хәстәрләгәннәр. Халыктан жыелган сәдака акчаларын ниндидер эшкә юнәлтү өчен дә башлап йөрүчеләр кирәк. Роберт Зарипов, Мәүлитжан Әхтәриевларның саваплы гамәлләрен аерым билгеләргә кирәк. Авыл халкы да ярдәмгә килергә әзер. Язгы өмәләрдә активлар. Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Бәйрәмгә жыелган халык бу хакта да сүз кузгатты.
Мәчет каршында оешкан ”Нур” төркеме мөнәжәтчеләре пәйгамбәр рухына багышлап аятьләр, салаватлар әйтте. Өч ел элек биредә Гөлнара Рәхмәтиева дини сабак биргән. Рәгыйдә Хөснуллина, Рәлифә Нурисламова, Лилия Хәбибрахманова, Заhидә Әхтәриева, Лена Галиевалар дини белем алганнар. Мәүлид бәйрәмендә дә алар мөнәжәтләр башкардылар. „Рәсүлебезгә”, „Фатыйма” мөнәжәтләре яңгырады. Элекке укытучы Заhидә Әхтәриева Мәүлид бәйрәменең никадәр саваплы hәм изге булуын аңлатты. Мәчетнең имам-хатыйбы Әмил Шайдуллов изге юлда улучыларга хәер-фатыйхаларын бирде.
— Мәүлид бәйрәме үткән жирдә фәрештәләр канат жәеп торыр, бу авылга бәрәкәт, иминлек,мәрхәмәтлек, шәфкать кереп, бәла-казалар килмәс, ул афәтләрдән саклар. Ут, су, сырхаулар бу авылны урап узар, —диде ул.
Фәридә Әгъләмова „Сак-Сок” бәетен сөйләгәндә күпләр ана, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең кадере хакында уйланды. Мәбния Фәтхиева „Пәйгамбәрәбез” мөнәжәтен укып ишеттерде.
Бәйрәмне дини яктан бай эчтелекле итү өчен Рәгыйдә Хөснуллина зур тырышлык салган. Бәйрәмдә балаларга теләк теләү тәртибе укып ишеттерде ул. Мәүлид бәйрәмендә Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов катнашты. Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларын аңа биреп калырга ашыкты. Берәүләр авылда почта бүлекчәсе булмавына зарланды. Икенчеләре урамнарда ут куюны хәстәрләү кебек сорауны кузгатты. Аларны да аңларга мөмкин. Өлкән яшьтәге кешегә ут, су өчен түләүләр өчен район үзәгенә йөрү авыр. Мәчетне жылыту мәсьәләсе дә күтәрелде.
Халыкны дини якка әйдәүче, авылдашларына Коръән сүрәләрен тирән мәгънәдә аңлатучы дин әhеле Рәшит Хәбибрахманов Коръән укуын бирегә килгәннәр ихлас тыңлады.
Голнария Фәттәхова авыл хәбәрләрен яктыртучы буларак таныш.
— Авылыбызда изге йорт— мәчет булуына без шатбыз. Аллаhы Тәгаләне зурлап, аның барлыгына , берлегенә ышанып көн күрәбез. Мәүлид бәйрәме hәркемнең күңеленә сафлык, иман нурлары өстәсен, дөньялар имин булсын, бер-беребезнең кадерен белеп яшик, алдагы Мәүлид бәйрәмендә күрешүебезне теләп калабыз, — диде ул.

Рифина ГАЛИЕВА.
Автор фотосы.

Читайте нас: