Халыкны изге юлга бастырырга юлланган Мөхәммәд галәйhиссәләмнең туган көнен халык зурлап билгели. Түбән Карыш авылы мәчетендә узган Мәүлид бәйрәме дә күңелләребезне сафлыкка, изгелеккә өндәгән чараларның берсе буларак тарихка керде.
Түбән Карыш авылындагы „Яңа Тормыш” мәчете 2008нче елда ачылган булган. Изге йортны шушы авылда туып-үскән булдыклы ир-егетләрнең берсе Ринат Галимов төзеткән. Авыл халкын дини яктан мәгълүматлы итү йөзеннән мәчеттә узган елда укулар оештырылган. Атнасына бер тапкыр район үзәгеннән Анфиса Сәхипова килеп, укучыларына дини сабак бирә. Мөгаллимә җитәкчелегендә гарәп хәрефләрен танырга, 5 вакыт намаз укырга өйрәнгәннәр алар. Салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр. Аятьләр, сүрәләр ятлыйлар. Хатын-кызлар зур теләк белән дини белемне үзләштерәләр. Мәчеттә соңгы пәйгамәрәбезнең Мөхәммәд с.г.в. туган көнен зурлап үткәрүдә дә алар башлап йөрүчеләр.
Мәүлид бәйрәменә халык күпләп җыелган. Моның саваплы hәм изге гамәл икәнлеген күпләр белә. Түбән Карыш авылы мәчете имам-хатыйб Гайнула Бәдретдинов бу көнне пәйгамбәр хөрмәтенә салаватлар әйтү, аның рухына догалар кылу, ихласлык күрсәтү никадәр саваплы эш икәнлеген әйтте. Мәүлид үткән урында бәрәкәт булыр, мең нур, шәфкать керер, аның тирәсен фәрештәләр чорнап алыр, өйләргә чирләр, ут, су тимәс, әлеге мәҗлесебез дә тик файдага булыр дигән өметләрен җиткерде ул.
Дөньяда иң авыр, иң җаваплы эш — ул кеше тәрбияләү. Адәм баласына дөрес юл күрсәтү җиңел бирелми. Аларның уй-ниятен, фикерләрен үзгәртергә тотынсаң күпме каршылыкларга дучар буласың. Мөхәммәд с.г.в Мәккә, Мәдинә шәhәрләре кешеләренә иман нуры кертүдә нинди авырлыкларга тарыганлыгын билгеләде Югары Карыш авылы имамы-хатыйы Фәнәви Габбасов. Юлларыгызда иманлы кешеләр очрасын дигән теләкләрен юллады.
Иске Балтач авылыннын Тәфкил Сәхипов „Рәсүлебезгә” мөнәҗәтен халык игътибарына тәкъдим итте. Абыстай Филзә Шәйхәйдарова әни кешенең балаларны тәрбияләүдә роленә тукталды. Баланың эчке уй-кичерешләре, рухи яктан байлыгы әниләргә бәйле булуын әйтте. Пәйгамбәрәбезнең дөньядан китүенә 14 гасыр үтсә дә, аның күрсәткән юлы белән баручылар саны арта. Халыкның мәчетләргә йөрүе, дини гыйлем алырга омтылуы моның ачык мисалы дип әйтте ул.
Өлкәннәрдән Роза Хәнәфина hәм Мөсәммә Такиуллиналар Мәүлид бәйрәме белән котлап, бирегә җыелганнарга теләкләр юллап, мөнәҗәтләр башкардылар. Арытабан Түбән Карыш мәчетендә дини белем алган бер төркем апалар: Гөлүсә Тәкыйуллина, Флүзә Шәехова, Әлфия Солтаншина, Галия Сибатова, Җәмилә Карамова, Тәнзилә Мәхмүтова, Нәсимә Гомәровалар Мөхәммәд с.г.в. аянычлы тормыш юлы хакында бәян иттеләр. Мөслимәләр башкаруында салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр башкарылды. Җаваплылык хисе, тырышлык белән үзләренә йөкләтелгән бурычны башкара алар. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларга охшаттым үзләрен. Йөзләрендә —ихласлылык, күзләрендә нур балкый.
Мәүлид бәйрәменә Иске Балтач авылының „Ихлас” төркеме мөнәҗәтчеләре чакырылган иде. Җәмгыя Хәмәтова, Фәрдүнә Әхиярова, Вәзирә Садретдинова, Алия Дәүләтгәрәевалар олы шәхесне хөрмәтләргә аларны дә шушы изге йортка чакырганнарына рәхмәт белдерделәр, ихлас күңелдән мөнәҗәтләр башкардылар, бәетләр әйттеләр. Район хатын-кызлар советының дини сорауларны яктыртучы Җәмгыя Хәмәтова да олы шәхесне хөрмәтләү саваплы эш икәнлегенә басым ясады. Фәрдүнә Әхиярова Роберт Миңнуллинның аналарга багышлап язган шигырен укып ишеттерде.
Югары Карыш авылының „Ансар” мәчете исеменнән чыгыш ясаган Рәвилә Латыйпова Түбән Карыштагы мәчетнең кызганыч язмышы хакында сөйләде, тормыш иптәше ягыннан зур әтиләре Ибраhим Сәлимгәрәев язып калдырган „Манара” бәетен укыды.
Фәния Шәймөхәмәтова шушы изге йортны сафка бастырган авылдашы, чыгышы белән Яңа Тормыштан булган Ринат Нәҗип улына рәхмәтләрен юллады. Дин юлында өлкәннәргә яшьләрнең дә акрынлап иярүен матур гамәл икәнлеген билгеледе. Иң рәхәт уку— Коръән китабын уку дип белдерде.
Дин юлына басарга өндәгән, хәрефләр танырга өйрәткән Анфиса Шәйнур кызына да мөслимәләр исеменнән Галия Саитова hәм Мөсәммә Такыйуллиналар рәхмәт әйтте.
— Икенче ел безгә Анфиса Сәхипова дини белем бирә. Хәрефләр өйрәнәбез, дини яктан мәгълүмат туплау белән бергә, биредә күңелебезгә рәхәтлек, җан тынычлыгы табабыз. Җылы, нурлы мәчетебездән хәтта кайтасыбыз да килми, — ди аның укучылары.
Килгән кунаклардан Рәшидә Тагърипова фәлсәфи шигыре аша дөньяда бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә чакырды. Мөслимәләр мул табын әзерләгәнннәр. Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора. Авыл халкы hәм кунаклар күмәкләшеп чәй эчте. Өйлә намазы укылды.
Дини мәгълүмат туплага соң инде миңа, хәтер дә юк, эш тә күп дип фикер йөртүчеләр күп. Узган елда, мәсәлән, Түбән Карыштан Әлфия Шакирова, Миңзифа Нуртдинова, Әлфия Саяповлар зур тырышлык белән дин сабаклары алулары хакында бәян итте остазлары Анфиса Сәхипова. Дин яктылыкка юл күрсәтүче, ә изгелек эшләргә беркайчан да соң түгел.