Барлык яңалыклар
Дин
23 ноябрь 2018, 13:55

Балтач мөселманнары Мәүлид бәйрәмен зурлап билгеләде

Районда Мәүлид бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу көнне дистәләгән дин кардәшләребез мәчетләргә килеп илебезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап догалар кыла, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)не зурлап салаватлар әйтә.

Районда Мәүлид бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу көнне дистәләгән дин кардәшләребез мәчетләргә килеп илебезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап догалар кыла, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)не зурлап салаватлар әйтә.
Быел „Үзәк” мәчеттә Мәүлид бәйрәменә багышланган бәйрәм Иске Балтач авылындагы „Үзәк” мәчет ачылуның биш еллыгына туры килде.
Русия күләмендә зурлап билгеләнгән Мәүлид бәйрәмендә район җитәкчелеге, күрше районнардан дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Бәйрәм барышында рәсми кунаклар, төрле район имамнары чыгышлары тыңланды, мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелде. Тәүдә Йосып хәзрәт Исмаев Коръән аятьләре укыды, „Батырша” җәмигъ мәчете имам-хатибы Рәфис хәзрәт дога кылды. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)ның тормыш юлы белән таныштырганнан соң, „Үзәк” мәчет имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов мөселманнар сафының елдан-ел ишәюе, мәчетләрдә биш вакыт намазга чакырып азан әйтелүе, җомга намазлары үткәрелүе, укытулар оештырылуы, авылларда мәчетләр эшенең активлашуы турында горурланып сөйләде.
Бүген районда 35 Аллаһ йорты исәпләнә, алар халыкка туры юл күрсәтә. Ике мәчет төзелеп килә. Мәчетләрдә Гает бәйрәмнәре зурлап үткәрелә.
—Иң зур басым укыту мәсьәләсенә бүленә, — диде Филүс хәзрәт. —Бүген „Үзәк” мәчеткә дүрт төркем укуларга йөри. Өч төркем — өлкәннәр һәм бер төркем балалар дин сабакларын өйрәнә. Хәреф таный башлаганнан соң, намазга басып хезмәт итүләре — зур шатлык. Авылларда халыкка хезмәт иткән имамнар арытабан Уфа шәһәрендә курсларда белемнәрен камилләштереп кайталар. Өч кеше читтән торып Ислам университетын тәмамлады. Максатыбыз — алып килгән юлны дәвам итү. Мәчетләребез эшләп, азан тавышлары халыкны иман юлына алып барсын!
Район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев исеменнән районыбыз мөселманнарын тәбрикләде. Мәчеткә палас бүләк итте. Халыкны иманга җәлеп итүгә салган хезмәтләре өчен имамнарга рәхмәт белдерде.
Килгән кунаклар да балтачлыларны тәбрикләде. Борай, Караидел, Мишкә районнары имам-хатиблары Илдар, Фәнил, Шамил хәзрәтләр иң ихлас теләкләрен җиткерде. Алар һәммәсе мөселманнарны бер-беребезгә мәрхәмәтле булырга, Аллаһының барлыгын, берлеген танып яшәргә өндәде.
Филүс хәзрәт Камалтдинов Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинның Котлавын укып ишеттерде.
Аннары Мәүлид, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)не зурлап салаватлар әйтелде.
Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның бер көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: