Балтач таңнары
+1 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дин
25 октябрь 2018, 12:50
Начарда да азан моңы яңгырар
Начар авылында бер-бер артлы гомумхалык мәнфәгатьләрендә куллану биналары гамәлгә кереп тора.
Начар авылында бер-бер артлы гомумхалык мәнфәгатьләрендә куллану биналары гамәлгә кереп тора.
Эшкуарлар, Түбән Карыш авыл җирлеге ярдәме белән һәм башлангычында ачылган клуб бинасы, район әдипләре музее турында гәзит битләрендә хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә эшкуар Фәрит Хуҗиев һәм авыл кешеләре берлектә тәртипкә китерелгән Аллаһы йортына манара һәм ярымай урнаштырылды.
Фәрит Гаян улы, туганнары белән килешеп, берничә ел дәвамында буш торган туган йортын авылга мәчет сыйфатында файдаланырга тәкъдим итте.
Мәчетне рәсми ачу, исем кушу, бина эчендә Корьән уку тантанасы соңрак башкарылачак.
Югарыда әйтелгәнчә, Начар авылында туып-үсеп, әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яшәүче Фәрит Хуҗиев авылдашларына үзенең туган йортына мәчет сыйфатында реконструкция үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Йорт түбәсен сүтеп, яңадан ябу өчен материаллар кайтарды. Бу тәкъдим авылдашлар тарафыннан хуплап каршы алынды. Һәркем кулыннан килгәнчә, күңеле кушканча акчалата ярдәм күрсәтте.
Халыктан җыелган акчалата ярдәмгә мәчетнең манарасын эшләү өчен материаллар кайтарылды. Манараны проектлауны авылның оста куллы егетләре Разат Ханов белән Илдар Зекеровлар зәвык белән башкарып чыкты. Алар бу эшне чын күңелдән савап өчен башкарды.
Район үзәге Иске Балтач авылында яшәүче авылдашлары Айдар Әүхатов манара өчен үз куллары белән эшләп ярымай кайтарды.
Авыл старостасы Фәһим Сәргалиев бу изге эштә алдан йөрүче һәм оештыручы Надир Сабиров, Рәфкать Әүхатовларның эшләреннән канәгать булуын белдерде. Көзнең һәр матур көнендә тышкы эшләрнең төгәлләнүенә максат тотуларын ассызыклады. Староста шулай ук район үзәгендә һәм чит тарафларда яшәүче авылдашларының материал алуда мәрхәмәтле ярдәм күрсәтүләренә ышаныч белдерде.
Рәиф ӘМИРОВ, филолгия фәннәре докторы, профессор, Рәфкать ӘҮХӘТОВ.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши