Барлык яңалыклар
Дин
27 август 2018, 13:03

Көнтүгеш авылында үткән Корбан бәйрәмендә гаиләсе белән авылдашыбыз Илгиз Субушев та катнашты

21 август көнне Көнтүгеш авылында Корбан бәйрәме үткәрелде.

21 август көнне Көнтүгеш авылында Корбан бәйрәме үткәрелде.
Иртәнге сигез сәгатьтә ир-атлар мәчеткә намаз укырга җыелды. Рәсүл Абзалтдин улы һәм Айрат Рәис улы авылыбызга иман нуры таратып, үзләренең моңлы тавышлары белән азан һәм вәгәзь ишеттерделәр. Районыбыз Хакимияте башлыгы Ильгиз Әхвәс улы авылыбызның иминлегенә багышлап корбан чалдырды, Ирина Әхвәс кызы, Лира Лотфулла кызы, Рөстәм Нәҗип улы, Эльмир Лотфулла улы, Лида Фәвәрис кызы мәчет йортында казанда корбанлыктан телеңне йотарлык итеп аш, пылау пешерде, күмер самавырында чәй кайнатты. Рәфис Муллагатдәр улы Коръән аятьләре укып итшеттерде, вәгәзь сөйләде. Авылдашлар пешереп алып килгән сый-хөрмәттән сыйланып, иминлек теләп дога кылдылар.
Ирина Әхвәc кызы билгеләвенчә, мондый очрашулар кешеләрне берләштерә, якынлаштыра. Туганлашып, иманлы булып яшәргә язсын. Аллаһы үзе кабул итсен. Ильгиз Әхвәс улына авылдашларыбыз чиксез рәхмәтләрен белдереп таралыштылар. Киләсе бәйрәмнәрне дә бергәләшеп уздырырга насип итсен Ходай.
Асия МОСТАФИНА.


Читайте нас: