Барлык яңалыклар
Дин
15 август 2018, 18:25

Иске Яхшый мәчете манарасын тышлау өчен ярдәм кирәк!

Иске Яхшый авылы мәчете 1737-1738 елларда төзелгән. Совет хөкүмәте тарафыннан динне инкарь итү елларында республика төньягында манарасы төшерелми калган, эшчәнлеген туктатмаган бердәнбер мәчет булган ул.

Иске Яхшый авылы мәчете 1737-1738 елларда төзелгән. Совет хөкүмәте тарафыннан динне инкарь итү елларында республика төньягында манарасы төшерелми калган, эшчәнлеген туктатмаган бердәнбер мәчет булган ул.
18 районга – бер мәчет! Бирегә җомга намазларына республиканың Балтачтан ерак урнашкан районнарыннан, Свердловск өлкәсенннән, Пермь краеннан мөселманнар агылган. Кичтән килеп кунар булганнар...
Дингә мөнәсәбәт катлаулы булган иң авыр чорларда да халык мәчетне саклап кала алган. Иске Яхшый мәчете XVIII гасырның архитектура һәйкәле дип танылган һәм Русия Федерациясе халыклары мәдәни мирас объектларының Бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган мәчетне без, бүгенге буын балтачлылар, сакларга бурычлыбыз.
Быел Иске Яхшый мәчетенең 280 еллыгын билгеләп үтү алдында торабыз. Аның манарасын тышлау мәсьәләсе күптән кискен тора. Бу эшләрне башкару өчен халык тарафыннан калай материал сатып алырга карар ителде.
Хөрмәтле райондашлар, авылдашлар! Сезнең шушы изге башлангычка бердәм кушылып, матди ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз. Элемтә өчен телефон: 8 927 322 64 42.
Читайте нас: