Барлык яңалыклар
Дин
26 июль 2018, 11:22

Балтач яшьләре Коръәни Кәримнән аятьләрне дөрес һәм ихлас укый

7 июльдә Башкортстан Республикасында халыкара Ислам эшчәнлеге берләшмәсе 2 яшьтән 15 яшькәчә балалар арасында “Галәм авазы” Коръән Кәрим уку ярышын үткәрде.

7 июльдә Башкортстан Республикасында халыкара Ислам эшчәнлеге берләшмәсе 2 яшьтән 15 яшькәчә балалар арасында “Галәм авазы” Коръән Кәрим уку ярышын үткәрде.
Әлеге чара Ырымбур мәхкәмә-и шәргыясе төзелүгә 230 ел һәм Зәйнулла Рәсүлинең 185 еллыгына багышланды. Ярышта төрле районнардан, шәһәрләрдән, авыллардан балалар катнашты. Алар Коръәни Кәримнән аятьләр һәм тәҗвид кагыйдәләрен саклап кыска сүрәләр укып күрсәтү, шулай ук дин нигезләре буенча төрле сорауларга җавап бирү тиеш иде. Иске Балтач авылыннан “Үзәк мәчет”тә белем алучы шәкерт Әмир Камалтдинов беренче урынны яулап, махсус бүләккә ия булды. Шулай ук “Батырша” җәмигъ мәчете укучысы Галия Камалтдинова Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Коръәнне укып һәм аңа таянып гомер итәргә һәрбарчабызга Аллаһ насыйп итсен.
Филүс КАМАЛТДИНОВ.
Читайте нас: