Дин
23 Июля 2018, 08:21

Тутагачта Гает бәйрәме ярымайлы мәчеттә үтәчәк

Тутагач авылында моннан ун еллар элек яңа мәчет бинасы тергезелә башлаган иде.

Тутагач авылында моннан ун еллар элек яңа мәчет бинасы тергезелә башлаган иде.
Кирпечтән төзеләчәк яңа бинаны төзү эшен үз өстемә алдым һәм Аллаһының ярдәме белән озак вакыт аралыгында булса да башкарып киләм. Шушы көннәрдә манарага ярымай урнаштырдык. Җаваплы эшне тормышка ашыруда турыдан-туры ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәтемне гәзит битләре аша җиткерергә телим.
Тутагачта туып-үскән, әлеге вакытта Чернушкада яшәүче Альберт Гайниәхмәтов, киявем, Көнтүгеш авылы егете Айрат Фәрхетдинов, хәрби хезмәтне бергә үткән дус ир-егет, Көндәшле авылында туып-үскән, Бөре шәһәрендә төпләнгән Фәйзелкарам Фәтхинуров зур терәк булдылар. Иске Балтачның „Үзәк мәчет”е имам-хатыйбы Филүс Камалтдинов килеп эшебезне хуплады һәм чарада катнашты.
Урындагы халык та авылдагы тарихи вакыйганың шаһиты булырга ашыкты. Өлкән яшьтәге апалар изге теләктә тордылар.
Тутыкмый торган калайдан сүтеп җыела торган итеп эшләнгән ярымайны үзем урнаштырдым. Хәзер мәчетебез манарасыннан балкыган ярымай ерактан күренеп тора.
Бинага идән, түшәм җәелгән, тәрәзәләр куелган. Өч гаетне яңа мәчеттә үткәрдек. Эчке эшләрне башкаруда халыкның да ярдәме кирәк булачак.
Алдагы гаетне дә ярымайлы мәчетебездә үткәрербәз, тутагачлылар изге гамәлдән читтә калмас дип ышанам.
Хәлфәт ЗАРАЕВ, имам.
Читайте нас