Барлык яңалыклар
Дин
20 октябрь 2017, 17:21

Учалыда хәмер тараткан кешеләрне мөселманча җирләмәскә тәкъдим итәләр

Башкортстанда исән чагында хәмер тарату белән шөгыльләнгән кешеләрне үлгәннән соң мөселман йолалары буенча җирләмәскә тәкъдим итәләр.

Башкортстанда исән чагында хәмер тарату белән шөгыльләнгән кешеләрне үлгәннән соң мөселман йолалары буенча җирләмәскә тәкъдим итәләр.
Учалы районы Нәүрүз авыл җирлеге Хакимияте башлыгы Закир Гарипов район имамнары белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыккан.
“Учалы гәзите” хәбәр итүенчә, үзләре хәмер кулланмый торып та, башкаларны эчкечелеккә этәргән кешеләрне җирләргә чакырсалар, Закир Гарипов мәртәбәле җыен әгъзаларына анда бармаска киңәш итә.
Район имамнары бу башлангычны бердәм хуплаган.
“ ...Эчкечелек күпме бәлаләргә китерә? Без моңа тыныч кына карап тора алмыйбыз. Гадел яшәргә кирәк. “Һәркемгә яшәвенә күрә” принцибы чын мәгънәсен алырга тиеш”, - дип белдергән Учалы районы имам-мөхтәсибе Дим Закиров.
Чыганак: “Башинформ”.
Читайте нас: