Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июль 2021, 15:36

"Корылык аркасында аграрийларга дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк"

29нчы июньдә эш сәфәре кысаларында Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе урынбасары Рафаэль Мәрдәншин Балтач районында булды.#БР, #Балтачевскийрайон, #корылык, #эссе, #мәсьәләләр. Теманың дәвамы сайтта:

29нчы июньдә эш сәфәре кысаларында Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе урынбасары Рафаэль Мәрдәншин Балтач районында булды. Парламентарий оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән атналык оператив киңәшмәдә катнашты. Үз чыгышында депутат Русия Дәүләт Думасы эше, ил парламенты алдында торган мәсьәләләр турында сөйләде, залда утыручыларның, шул исәптән авыл биләмәләре башлыкларының сорауларына җаваплар бирде. Очрашуда юллар төзү мәсьәләсе аеруча актуаль тема булды. Халык район үзәгеннән ерак авылларга бара торган ике юлны асфальтлаштыруда ярдәм сорадылар. Районның кайбер торак пунктларында кәрәзле элемтә һәм интернет юк. "Халык тарафыннан әйтелгән мәсьәләләр чыннан да актуаль һәм депутатлар корпусы катнашлыгында гына түгел, профильле ведомстволар, муниципалитет вәкилләре катнашлыгында да хәл итүне таләп итә", — дип ассызыклады Рафаэль Мәрдәншин.
Моннан тыш, балтачлылар быелгы корылык һәм эсселек уңышны юкка чыгаруга китерәчәк, дип борчылалар. Депутат хәбәр иткәнчә, бу проблеманы республика дәрәҗәсендә хәл итәргә, уртак фикер алышуларга кредит һәм банк оешмаларын җәлеп итәргә кирәк булачак. «Ныклы корылык аркасында Башкортстанның авыл хуҗалыгы районнарыннан берсе кыенлыкларга очрады. Аларны бәладә калдырырга ярамый ", — диде Рафаэль Мәрдәншин. Депутат запрослары кысаларында ул корылык аркасында зыян күргән авыл хуҗалыгы предприятиеләре проблемаларына күрсәтеп, республика башкарма хакимият органнарына мөрәҗәгать итүне башлап җибәрүне планлаштырган. Очрашу ахырында депутат Иске Балтач авылын төзекләндерү эшләребарышы белән танышты. Хәзерге вакытта “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча иҗтимагый территорияләрне комплекслы төзекләндерү проекты кысаларында Мәктәп укучылары һәм Яшьлек аллеяләрен төзү актив бара. Авария хәлендәге торактан күчерү өчен төзелгән яңа йорт та игътибар үзәгендә. Шулай ук аның белән бергә авария хәлендәге торактан күчерелүчеләр өчен Салават урамындагы яңа йортны да карадылар. Авария хәлендәге тузган торактан гражданнарны күчерү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булачак. Хәзер монда тирә-юньне төзекләндерү эшләре колач җәйде...
Эшлекле очрашу мәсьәләләрне уңай чишү өчен этәргеч бирер. Сорауларга җавапны бергә эзләү, билгеле, кулайрак. Киңәшле эш таркалмас, дигән әйтем бар бит халыкта. Нәкъ шулай булсын.
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: