Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 Май 2021, 09:00

Сәнгатьтә ансат юл эзләми алга бару

Як-ягын яхшылап эшкәрткәндә генә алмаз бриллиантка әйләнә ул, дип укучыларын илһамланып эшләргә үгетли Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева. Остаз кул астында сәләтләрен камилләштергән укучылары холык-фигыле, тырышлыгы буенча төрлеләр. Ә Амалия Гайниәхмәтова юлларның җиңелен эзләп өйрәнмәгән...#сәнгать, #татарҗыры, #тугантел, #җыр, #матурлык, #гүзәллек.

Як-ягын яхшылап эшкәрткәндә генә алмаз бриллиантка әйләнә ул, дип укучыларын илһамланып эшләргә үгетли Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева. Остаз кул астында сәләтләрен камилләштергән укучылары холык-фигыле, тырышлыгы буенча төрлеләр. Ә Амалия Гайниәхмәтова юлларның җиңелен эзләп өйрәнмәгән...
Районның балалар сәнгать мәктәбендә вокал дәресләрендәге белеме ныклы нигез бирә. Анда шөгыльләнеп җырлау осталыгы көннән-көн арта килә. Моны конкурстан конкурска алган урыннары дәлилли бара. Җырлау сандугач өчен генә табигый халәт ул. Ә адәм баласы күңел түрендәге хисләрен шул җыр алымнары аша күрсәтергә омтыла. Камилләшү өчен хәтта дистәләгән еллар кирәк. Биек, текә кыяга менәргә өйрәткән остаз һәм укучы альпинистлар кебек югарыга омтылып барышлары. Аларны сәнгатькә булган мәхәббәтләре бер җептәй бәйли.
Шушы арада булган конкурсларда Амалия югары нәтиҗәләргә ирешүенә тукталыйк әле. Пермь краенда үткән төбәкара татар җырларын башкаручы „Йолдызлы яңгыр” конкурсы быел хәтердә калырлык үтте. Чыгыш ясаучылар арасында иң югары бал җыюы зур дәрәҗә. Татар халык җыры „Су буйлап”ны башкаруында үзен артистларча сәхнәдә тотуын, җыр эчтәлеген күңеле аша үткәреп, күз карашлары белән чагылдырып башкаруын жюри әгъзалары билгеләде. Илшат Нуркаев баянда бик оста уйнавы, Амалия белән бер тында оста итеп чыгыш ясаулары аның өлгергән артист булуына бер ишарәдәй. Моңлы тавышы, өске ноталарны оста алуы тамашачы күңелендә аваздаш хисләр уятты. Җырның эчтәлеген аңлатырлык итеп башкаруы рольгә кергән сәхнә остазыдай чыгышында чагылды. Пермь крае һәм Татарстан Республикасыннан килгән күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган жюри әгъзаларының иң югары билгеләренә лаек булуы очраклы түгел. Русиянең күп милләтле халкы һәркайсының бердәм һәм аһәңле үсүендә икәнен дәллилләүгә тиң иде бу конкурсның максаты. Яшь буынга туган телне, тарихны, мәдәниятне белергә, өйрәнергә этәргеч бирүдән гыйбарәт булды аның асылы.
Янә „Сулпылар-2021” республика телевизион конкурсы елның - елында яңа сәләтләр ача. Биредә көчле тавышлы балалар мәйдан тотуын тамашачы яхшы белә. Быел Амалия Гайниәхмәтова өч турны уңышлы үтте. „Балалар тавышы”, „Гүзәл җирем”, „Хан кызы” җырларын оста башкарды якташыбыз. Һәр номерда тиешле кием, сәхнәдә үзен тотышы, милли җырдагы үзенчәлекле милизмнарны оста башкарып кыз югары бәһага лаек булды. Ул республика телевизион җыр конкурсында мәртәбәле II урынны яулады.
Күптән түгел Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы әйдәве белән үткәрелгән яшь башкаручыларның республика конкурсында Амалия Гайниәхмәтова лаеклы бәһаланды. Бу конкурс асылда яшьләрнең сәләтләрен ачу, үстерү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдән гыйбарәт. Пандемия шартларында конкурс дистанцион форматта үткәрелде. Амалия урта яшь категориясендә I дәрәҗә лауреаты исемен яулады.
Быел сәләтле кыз “Җиңү тавышлары. Ленинград” II халыкара музыкаль-сәнгать иҗаты конкурсында “Халык вокалы” номинациясендә 9-10 яшьтәге төркемдә II дәрәҗә лауреаты булды. Жюри әгъзалары Русия сәхнә сәнгате дәүләт институты преподавателе Григорий Углов, Санкт-Петербург композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы Николай Мажар, Театр һәм кино артисты Сергей Мосьпен һәм башкалар бертавыштан татар җырларын башкарган Амалиянең югары башкару сәләтен билгеләделәр. Амалия Гайниәхмәтованың тавыш диапазоны, табигый тембры, милли җыр үзенчәлеген тыңлаучыга җиткерә алуы бу югары нәтиҗәгә илткән дә инде.
Вокал укытучысы Рая Мәснәви кызы укучыларының потенциалын, табигый мөмкинлекләрен тулысынча ачу буенча вакыт белән исәпләшми көч сала. Амалия 2017нче елдан башлап балалар сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре алып, җыр башкару нечкәлекләрен үзләштерә. Тавышны кую, җырдагы образны ачу юнәлешен камилләштерүне укытучы сызык өстенә алып югары таләпләр куя. Сайланган юлда үзен кызгану төшенчәсе юк. Шуңа нәтиҗәләр барын да ачык күрсәтә. „Баланың сәләтен ачуда ата-ананың роле гаять зур. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашуны алар хурплавы җиңүгә илткән юлның яртысы. Ерак араларны үтү, ярдәм кулы сузу, авырсынмый яңалыкка омтылуларын сокланып телгә алам. Сәнгать мәктәбендә уку программасын Амалия быел төгәлли. Биредә алган белеме, ачылган сәләте алга омтылырга, каршылыкларга бирешмәскә этәргеч булсын. Матурлык юлын сайлаганнар өчен күңелем тыныч. Җиңүләре алда булырына ышанам”,—дип фикере белән уртаклашты Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева. Остаз сүзләре дөреслегендә шик юк. Бу сүзләр олы тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән бит.
Читайте нас: