Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 Май 2021, 17:10

Гәзиткә язылып бүләкле булдылар

„Атна саен бүләк” акциясе яңа подписка чорында оешкан төстә үтте. Алдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында бу атнада янә алты кеше бүләк отты.

Бу юлы Чыпчык авылында яшәүче Баян Гатин, Тутагач авылында яшәүче Илүс Xиђәпов, Богдан авылында яшәүче Фәүзәт Абдулхаков, Иске Тимкә авылында яшәүче Фигать Әхмәтђанов, Югары Карыш авылында яшәүче Асия Xађимуллина, Түбән Сикияз авылында яшәүче В. Гайниәхмәтоваларга уңыш елмайды. Алар бүләк откан һәм рухи азык— урындагы матбугатка ия булган якташлар.
Һәммәсен котлыйбыз, янә уңышлыларның исләренә төшерәбез: паспорт, ИНН документлары белән редакциягә тиз вакытта килеп алуыгызны көтәбез.
2021нче елның икенче яртыеллыгына язылып өлгермәгән таныш-белешләрегезгә киңәш итегез. Райондагы бар яңалыкларны белеп бару өчен бу бик мөһим. Район тормышы тик ул гәзитләрдә генә тулысынча чагыла. Тырыш хезмәт ияләре, янәшәдәге яхшы кешеләр, фәһем алырлык язмыш сынаулары, файдалы киңәшләр, мөһим вакыйгалар, әсәрләр — барысы да игътибарга лаек.
Укыгыз! Таратыгыз! Язылыгыз!
Читайте нас: