Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 апрель 2021, 11:12

Сугыш кайтавазы һәр гаиләдә бар

Бөек Җиңүне якынайту өчен кан койган якыннары һәр гаиләдә бар. Кайсына туган җирләренә кире әйләнеп кайту насыйп булса, икенчеләренең юлы мәңгелеккә өзелгән. Бу буынга, кызганычка каршы, сайлау мөмкинлеге бирелмәгән кебек. Дошманны җиңеп кайтамы, яу яланында башын салып каламы, анысы ул чакта билгесез.

1941 елның 22нче июне. Ил тарихында кайгылы көн. Алда тыныч тормыш булачагына өметләрнең челпәрәмә килгән чагы. Каенатам Рәиф Сабирҗан улына ул мәлне нибары 11 яшь кенә була. Аның әнисе Хәмдия Дәүләтхан кызының елавы буенча ул ниндидер яман хәбәр ишетәсен аңлый. Баксаң, абыйсы Мәгъсүмҗан Сабирҗан улы фронтка аласылары билгеле булган. (Ул әтисенең беренче никахында туган бала. Әнисе чирләп вафат булганнан соң Сабирҗан Миңнехәмәт улына 17яшьлек Хәмдияне димләгәннәр. Ике улы булган олы иргә кияүгә чыга кыз. Аларның гаиләдә уртак өч балалары туа. Өлкәне— әтиебез, янә сеңелләре Хәмдүнә һәм Әлфинә дөньяга аваз сала). Моңа кадәр Мәгъсүмҗан урта мәктәпне тәмамлаган. Ул вакытта мондый белемгә ия шәхесләр бик сирәк була. Укуын төгәлләү белән егетне райкомга эшкә чакыралар. Бик гадел, акыллы егет яшь белгеч комсорг булып китә. Сугыш башланган дәвердә ул бик кыенсына. Егетнең физик кимчелеге күзгә ташланып торуы моңа сәбәп. Тумыштан бер колак яфрагы төгәл түгел аның. Шул зәгыйфьлегенә бәйле күпме борчылган. Мәгъсүмҗанның бар чордашлары кебек алгы сафта илне саклыйсы килә. Ул үги әнисенә йөрәк серләрен чишә.
— Әни, гарьлеге ни тора. Башкаларны сугышка алганда мин күренмәс өчен читән артына качып, ярыктан карап калырмын микән инде?—дип үрсәләнә.
Тик күз яшьләрен юкка койган икән. Үзен иң тәүгеләр исәбендә сугышка алып китәләр. Белемле, халык белән эшләү өчен, рухи куәт бирерлек партия куйган мәсьәләләрне чишәрдәй политруклар бик кирәк. Үзе теләгәнчә алгы сызыкка эләгә. Фронтта тәүге чирканчык ала авыл егете. Бертуктаусыз туп шартлау, пулялар сызгырып торган окопта каты яраланып 1943нче елда һәлак була. Аңа нибары 20 яшь. Гаилә дә корып өлгермәгән. Егетнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр алалар.
Гаилә башлыгы Сабирҗан Миңнехәмәт улы 50 яшьтән өлкән булганга күрә хезмәт отрядына җәлеп ителә. Свердловски өлкәсендә көнне төнгә ялгап көч салалар. Эшен намус кушканча үтәгәнгә күрә кыска ялга лаек була. Ник шул вакытта газизләрен кайтып күрмәскә? Мондый форсат янә тияме юкмы, дип туган авылына кайта ул. Санаулы вакыт кына торса да тиешле сәгатькә эш урынына килеп җитә алмый. Техника юк чак. Соңга калуын аңлагач канатланып очар иде дә бит, тик юк чара, дигәндәй. Якыннарын кайтып күрүе соңгысы була шул, кызганычка каршы. Хәрби чор законнары буенча бу кылыгы өчен аны эзәрлекләү көтә. Олы яшьтә булуына карамастан, үзен фронтка җибәрәләр.
Солдат совет армиясе сафында кире чиккән чорыннан фашист армиясенә һөҗүм иткән вакытына кадәр алгы сызыкта көрәшә. Дошманны чигендереп солдат Вәлиев Польшага кадәр җитә. Польша халкын фашистлардан азат иткәндә каты алышта Сабирҗан Миңнехәмәт улы батырларча һәлак була. Сабырлыгы, тыйнаклыгы белән аерылып торган яугир Түбән Силезия җирлеге паркында туганнар каберлегендә җирләнә…
(Мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы саннарында таныша аласыз).
Читайте нас: