Чын күңелдән елмая белгән кешелеләр һәрвакыт яшьрәк һәм саекмас энергияле булып күренә. Моны тикшеренүләр дә раслаган. Анда катнашканнар фото буенча кешеләрнең яшьләрен билгеләргә тиеш булган. Бер үк кеше җитди кыяфәт белән төшкән фотода – өлкәнрәк, ә елмаеп төшкәндәгедә – яшьрәк итеп кабул ителгән. Елмай! Көлү гомерне генә түгел, яшьлекне дә озынайта.
Виноград, груша, сливаларга баллылык бирә торган сорбит бик көчле табигый дымландыргыч (увлажняющий) матдә. Ә битне дымландыру – яшьлекне озынайтуның төп серләренең берсе.
Каралган кашлар – картлыкка каршы макияжның төп принцибы. Алар җеп кебек нәзек булырга тиеш түгел. Төсе дә чәч төсеннән бер-ике тонга яктырак булу зарур. Шул рәвешле, игътибарны күзләреңә җәлеп итәрсең. Карашың яшьрәк күренер.
Кул тиресе безнең паспорт. Ул сын, йөзгә караганда яшьне төгәлрәк «әйтеп бирә». Кулларыңны һәркөн дымландыру гына түгел, тукландыра да өйрән. Аны ультрафиолет нурлардан да саклау мөһим. Бит тиресен генә түгел, кулларны да кояштан саклау кирәк.
Күбрәк яшелчә һәм яшел үлән аша
Яшелчә, бигрәк тә томат, безнең күзәнәкләрне картаерга мәҗбүр иткән радикаллар белән көрәшүче витамин һәм микроэлементларга бай. Помидорларда булган липокин тирене кояш нурларыннан саклый. Томат синең җәйге менюда һәрвакыт булырга тиеш!