Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 апрель 2021, 17:20

24 апрель көнне “Яшел Башкортстан” агач утырту акциясе үтә

24 апрель көнне “Хәтер бакчасы” халыкара проекты кысаларында үткәрелә торган “Яшел Башкортстан” агач утырту акциясе үтә. “Яшел Башкортстан” агач утырту акциясенең беренче этабы, ул Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлана.

24 апрель көнне “Хәтер бакчасы” халыкара проекты кысаларында үткәрелә торган “Яшел Башкортстан” агач утырту акциясе үтә. “Яшел Башкортстан” агач утырту акциясенең беренче этабы, ул Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлана. Акция 2021 елның 24 апреленә планлаштырылган. “Хәтер бакчасы” акциясе Русия Федерациясе Президенты кушуы буенча уздырыла. Аны оештыручылар — «Җиңү волонтёрлары» бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү Полководецлары истәлеге Фонды . Акциянең максаты Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәркемгә яшел һәйкәлләр булдырудан гыйбарәт. 2020 елда ук илебезнең һәм чит илләрнең битараф булмаган халкы #СадПамятиДома яңа форматларын хуплады, агачларны үз участокларында утыртты, шулай ук балалары белән төшерелгән агачларны социаль челтәрләргә салды.
Район халкы акциядә актив катнашырына өмет зур. Иске Балтач авыл биләмәсендә акция 24 апрельдә 9.00 сәгатьтә район мәдәният сарае янындагы мәйданда башлана.
Читайте нас: