Общие статьи
10 Мая 2020, 07:30

Уфа «Мәдәни эз” Бөтенрусия яңа истәлекле урыннар идеяләре конкурсында катнаша

Уфа «Мәдәни эз» Бөтенрусия яңа истәлекле урыннар идеяләре конкурсында катнаша, анда һәр кеше үз шәһәрендә арт-объект идеясен тәкъдим итә ала. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Уфа «Мәдәни эз» Бөтенрусия яңа истәлекле урыннар идеяләре конкурсында катнаша, анда һәр кеше үз шәһәрендә арт-объект идеясен тәкъдим итә ала, ә иң яхшы идеяләр профессиональ рәссамнар һәм архитекторлар тарафыннан гражданнар җәмгыятен үстерү буенча Президент гранты акчасына тормышка ашырыла.
2015 елдан башлап Мурманск, Норильск, Ижау, Оренбург, Калугада һәм Русиянең башка шәһәрләрендә һәйкәлләр урнаштырылган. Конкурсның партнерлары - «Русский мир» фонды, Президент грантлары Фонды, Стратегик инициативалар агентлыгы, Норникель, РФ Мәдәният министрлыгы.
Агымдагы елда 64 регионнан 800 дән артык гариза бирелгән. Уфадагы «Язучылар очрашуы» проекты 15 «ярымфиналчы»ның шорт-листына эләккән. Проект авторы Артур Вәлиев сүзләренә караганда, арт-объект идеясе Сергей Довлатовның үзенеке. «Һөнәр» повестендә язучы иронич манерасында өч атна эчендә Совет әдәбияты классигы Андрей Платоновтан «әдәби импульс» алуы турында сөйли.
- Уфада Довлатов һәйкәле турында республиканың күп кенә кешеләре хыялланган иде, - дип билгеләп үтә Артур Вәлиев. - Милли роектның Бөтенрусия конкурсының шорт-листына эләгүе танылган язучының Ватанына нинди арт-объект кирәклеген бөтен илдә аңлавы турында сөйли.
- Уфада архитектура композициясе өчен Сергей Довлатовка Гоголь урамында, Башгосфилармония каршында, язучы туган һәм яшәгән йорт янында мәйданчык билгеләнгән. Ул шәһәр халкы һәм кунаклары өчен тагын бер җәлеп итү урыны булыр дип ышанам, – дип хәбәр итте Уфа администрациясе башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, финалистлар арасына керү өчен җирле хакимият һәм халык ярдәме кирәк. Җиңгән проектлар буенча рәссамнар арасында конкурс игълан ителә. Эскизлар тыңлауларда тикшерелә. Конкурста җиңү яулаган очракта арт-объект ноябрь аеннан да соңга калмыйча куелырга мөмкин.
«Язучылар очрашуы» бәйгесе һәм Уфа проекты турында тулырак «Мәдәни эз»дигән яңа истәлекле урыннар идеяләре Бөтенроссия конкурсы сайтында укырга мөмкин.
Чыганак
Читайте нас