Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
27 февраль , 12:50

Җиңүне якынайту өчен

Җиңүгә омтылыш тушкырлыларны  берләштерә.

Җиңүне якынайту өчен
Җиңүне якынайту өчен


СВОдагы якташларга маскировкалау челтәрләре үрү эшен авыл волонтёрлары оешып мәдәни үзәктә  җайлаштырырды. Анда килеп маскировкалау челтәрләрен үрү эшенә пенсия яшендәге егерме бер кеше чиратлашып килеп зур теләк белән  кушылдылар.
Ил халкыныкы кебек алар бер теләк белдерәләр. "Ярдәм йөзеннән башкарган бу эш  җиңүне якынайтсын иде. СВО тәмам булгач, һәр якташ исән-сау туган җиренә әйләнеп кайтсыннар", – ди волонтёрлар.
Маскировкалау челтәрләре үрү өчен станокны авылдагы ир-егетләр эшләде. Финат Габдуллин, Фәһимҗан Нуриев, Илдус Мәгъзүмов, Ришат Шәйниязовлар тырышлыгы белән булдырылган җайланма бик уңайлы булуын эштә катнашканнар билгели.  Алдагы көннәрдә дә  эшне туктатмый башкарырга  исәплиләр.

Автор:
Читайте нас