Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
10 декабрь , 17:06

Геройның гаиләсенә рәхмәт белдереп

Геройның гаиләсенә рәхмәт белдерү йөзеннән, Ватан Геройлары көнендә, Уразай урта мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары В. Хәлиуллина һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Г. Хәйруллина җитәкчелегендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Герой гаиләсенә рәхмәт» акциясендә катнаштылар.

Геройның гаиләсенә рәхмәт белдереп
Геройның гаиләсенә рәхмәт белдереп

Укучылар СВОда катнашучының әтисе Мөхәттис Мөхәммәтзыя улы янына бардылар, аның улы Айрат хәрби задание үтәгәндә һәлак булды. Барлык балаларның да герой улының әтисе белән турыдан - туры әңгәмә кору  мөмкинлеге бар иде. Мөхәттис Мөхәммәтзыя улы  улының ничек үскәнен, ничек укыганын, ни белән мавыгуын, патриотлык һәм хәрби дан, хәрби хезмәт, туганлык һәм фронтта үзара ярдәмләшү турында сөйләде.Шулай ук СВОдан үз баласын көткән һәр ата-ананың хисләре белән уртаклашты. Әти күзләрендә балалар үз уллары өчен горурлык күрделәр, чөнки ул безнең Ватанны саклаганда батырларча һәлак булды. Сержант Таһиров Айрат сапер-инженер булып хезмәт иткән. Якташның казанышлары «Батырлык өчен»медале белән билгеләнде. Айрат Мөхәттис улы 2025 елның 24нче июлендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Укучылар Ватаныбызны саклаучы һәм тарихның катлаулы мизгелләрендә чын кыюлык һәм каһарманлык күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр. 

 

Читайте нас