Түбән Сикияз авыл клубында "Солдатка хат" акциясенә кушылып, балалар ил сакчыларына зур теләк белән хат яздылар. Өйләрендә, авылларында, районда якташларыбызны көтеп торуларын әйтү бүген бик кирәк. Кечкенәләр дә моны аңлыйлар. Ил сакчылары ару-талу белми уяу булсыннар өчен шундый хат-хәбәр этәргеч бирә. Якташлары аларны көтеп кала.