Барлык яңалыклар

Гаилә көненә багышланган чара

Мишәр үзәгенең баш белгече Айгөл Нафикова СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен Гаилә көне уңаеннан тантаналы чара үткәрде.

Гаилә көненә багышланган  чара
Гаилә көненә багышланган чара

 Чарада катнашучылар  бердәмлек һәм ярдәм мохите тудырып,  ветераннар, аларның хатыннары, әниләре һәм апалары җыелды. Тантаналы чарага пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Әлфинә Кашфуллина, шулай ук "Гаилә" үзәге җитәкчесе Эльмира Гарифуллина, "Гаилә" үзәге психологы Флидә Гарифуллина чакырылган иде. Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Илнур Сираев һәм "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Гөлшат Нуркаева да бар иде. Чара аралашуга һәм тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итте. "Буратино" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларны бәйрәм белән котладылар,  ихлас хисләр белән тулы истәлекле бүләкләр әзерләделәр.  Әлфинә Нуркаева һәм Эльнара Мәхмүтова музыкаль сәлам белән чыгыш ясадылар. Иске Балтач 1нче мәктәпнең Флорида Борһанова җитәкчелегендәге өченче класс укучылары җыр башкардылар һәм үзләре ясаган истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  Флидә Гарифуллина кунаклар өчен психологик бирем белән киеренке вакыттан соң барлык катнашучыларга  тынычлану тоярга ярдәм итте. Әлфинә Кәшфуллина СВОда катнашучыларның,туганнарының борчыган сорауларына җавап бирде. Чара азагында барлык катнашучылар "Минем йортым - минем кальгә – исемле уртак картина ясадылар. Бу символик рәсем СВО катнашучыларының гаиләләрен бәйләүче  бердәмлек истәлеге буларак музейда сакланачак. Бу чара  социаль элемтәләрне ныгытуга һәм бергәлек рухын саклап калуга мөһим адым да булды.

 

Автор:
Читайте нас