Барлык яңалыклар
Борчулы сигнал
26 сентябрь 2023, 11:22

Көнләшкәнгә үзенең ике баласын атып үтергән

Фаҗига кечкенә Люблинский төбәгендә булган.  Берьюлы өч кешене атып үтергән вәхши.

Бу гаиләдә 4 бала тәрбияләгәннәр (3, 5 һәм 7 яшьлек өч малай һәм яше тулмаган 1 кыз). Ир кеше вахта ысулы буенча эшләгән. Көнләшүенә бәйле аерылышу стадиясендә булганнар. Берникадәр вакыт инде гаиләсеннән аерым яшәве сәбәпле, өенә кунакка килгән. Хатынының 27 яшьлек бертуган энесе дә  апасына килгән.

Ирләр хуҗабикәне яңадан бергә яшәргә үгетләгәннәр. Хатын-кыз риза булмагач, тавыш купкан.  Шулчак 4 бала атасы сейфта саклаган коралын алган.Хатын балаларга качарга кушкан.  Ир башта хатынының туганын, аннан соң үзенең 3 һәм 5 яшьлек малаен атып үтергән.  Берсе качкан чакта аркасына аткан булган. Ана кеше исә зур баласы һәм нәни кызы белән өйдән качып китеп өлгергән.
Соңыннан вәхши ата үзенә кул салган. Ике ел элек бу ир хатынына үч итеп бер улын урманга илтеп корал белән аңа янаган булган. Җинаять эше кузгатмаганнар, учетка куйганнар. Хәзер аңа нинди нигездә корал бирелүе тикшерелә. Хатын һәм  өлкән баласы белән психологлар эшли. Афәт...

"Комсомольская правда"  сайтыннан тәрҗемә.

Автор:
Читайте нас: